Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге янгында үлүчеләр саны 18-гә җитте


Пермьдәге тавар саклагычта булган янгын корбаннары саны 18-гә җитте.

Русия тикшерү комитетының төбәк бүлеге белдерүенчә, каза вакытында бинада 21 кеше булган.

Аларның берсе чыгып котыла алган, икесе тәннәре пешеп хастаханәгә салынган.

Бүген вакыйга урынында хәрәбәләрне сүтү тәмамланды, әммә тикшерү эшләре әлегә дәвам итә.

10 февральдә булган бу янгынга бәйле җинаять эше ачылды. Бинаны арендалаучы 3 кеше янгын иминлеге кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп тоткарланды. Аларның икесенә гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG