Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт дингә тыкшынамы, хезмәттәшлек итәме?


Марат Гатин һәм Илдус Фәиз
Марат Гатин һәм Илдус Фәиз

Илдус Фәиз белән Марат Гатин хакимият дин эшләренә тыкшынмый, хезмәттәшлек кенә итә дип белдерде. Чынлыкта ничек?


Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз белән президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин матбугат очрашуы уздырды. Республиканың беренче мөфтие, Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин мөселманнарны кысу, дәүләтнең дин эшләренә тыгылуына каршы пикет оештыруы рәсми дәүләт һәм дин хакимиятен борчуга салган.

Журналистларга таратылган хатта язылганча, дәүләт хакимияте белән хезмәттәшлек алып баруда каршылык, халык арасында канәгатьсезлек барлыкка китерелде. Җитәкчеләр бу хәлләрдән соң аңлату эшләре алып баруны кирәк тапкан.

Шуны әйтик, очрашуның 90%ы урыс телендә барды. Татарча сәламләү дә булмады, хәтта татарча җавап бирер алдыннан урыс теллеләрдән гафу сорадылар. Мөфти вазифаларын башкаручыдан шулай итүен сораган булганнар икән. Дөрес, кем кайдан сорауларын ул әйтеп тормады.

Зыялылар, яшьләр, мәгариф, мәзһәб...

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз Диния нәзарәте планнары белән таныштырды. Нәзарәт беренче чиратта мәгариф юнәлешен яңартып җибәрергә уйлый. Авыл имамнарының белемен күтәрү өчен Русия ислам университеты каршында үзәк ачарга җыеналар. Инде “Азатлык”ка Илдус хәзрәт хәбәр иткәнчә, нәзарәт каршында динчеләр белән татар зыялылары араларын якынайту мәсьәләсе тора. Мөфтият бигрәк тә бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итә башларга исәпли.

Шулай ук авыл һәм шәһәр яшьләре белән дә араларны якынайту исәбе бар. Мисал өчен, Диния нәзарәте бинасында “Алтын урта” татар яшьләре җәмгыяте очрашулар уздыра башлый.

Идел-Урал мөселманнары 1000 ел дәвамында имам Хәнифә мәзһәбендә торды. Дөрес, соңгы елларда татарлар арасына да ят агымнар үтеп керде. Моңа каршы тору өчен Татарстан Диния нәзарәте Хәнифә мәзһәбендә торган чит илләрдәге үзәкләр белән хезмәттәшлек башларга, республикага галимнәр чакырырга планлаштыра.

Дин мәсьәләсе артык сәясиләште

Шулай да соңгы айларда Татарстанда дин мәсьәләсенең артык сәясиләшүе сизелә. Районнарда мөхтәсибләр алышына, дәүләт вәкилләре җирле җитәкчеләргә ваһһабилыкка каршы тору юллары турында сөйли, бер төркем мөселманнар урамга каршылык белдереп чыга.

Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз фикеренчә, дин мәсьәләсен ике-өч кеше сәясиләштерде. Ә болай алганда вазгыять кискенләшмәде.

Илдус Фәиз
“Нинди яктан кискенләште? Диния нәзарәте уставын үзгәртү турында да имеш-мимеш китте. Устав, шуңа күрә устав дип атала да инде. Чөнки конституция дә үзгәреп килә. Сталин вакытындагы конституция Брежнев чорында үзгәрсә, Брежневныкын Ельцин конституциясе алыштырды. Корылтай килешсә, устав та үзгәртелә.

Прокуратура уставта кимчелекләр тапты. Кайбер сүзләр Русия канунына туры килми һәм кайбер мәсьәләләрдә аңлашылмый торган маддәләр бар. Прокуратура аларны төзәтергә тәкъдим ясады.

Хәтта Дәүләт Шурасында Татарстан конституциясен Русиянекенә тәңгәл китерү эше бара. Шуңа дини вазгыять кискенләште дип әйтү, гомумән, дөрес түгел. Кайбер кешеләрнең хәлне кискенләштерергә теләве кискенләшү түгел.

Әлмәт, Түбән Камадагы каршылыклар аерылуга китермәс. Гомумән, Татарстанга Гарәбстан, Азия илләре кануннарын кертергә тырышу сәясиләшү түгелме соң? 20 ел дәвамында шушы хәрәкәт барды. Бүген, киресенчә, сәясиләштерүдән руханияткә кайту башланды”, ди Илдус Фәиз.

Имамнарны тентү турында мөфтият белми


Шулай да хәзрәт, дәүләт дин эшенә тыгылмый, сәясиләшү сизелми дип тәкрарласа да, кайбер мәсьәләләрне дәүләт хәл итәргә тиеш дип саный. Мәсәлән, Русия Үзәк Диния нәзарәте белән берләшүен хәл итү Татарстан, Русия дәүләт органнары эше икән.

Габдулла Галиуллин тараткан хатта имамнарны тентү, тикшерүләр уздыру турында хәбәр ителә. Әмма бу турыда мөфтияттә белмиләр, тентелүчеләр беркая да шикаять язмаган.

“Болай гына тентемиләр. Димәк, көч органнарының моңа дәлиле бар. Әмма бу турыда ишетмәдем”, ди Фәиз.

Имамнарны дәүләт билгели башласа

Очрашуда Islam-portal интернет сәхифәсе мөхәррире Данис Гәрәев Татарстанга Төркия юлына басарга тәкъдим итте. Мисал өчен, анда имамнарны дәүләт куя һәм хезмәт хакы түләп тора. Татарстанда әлегә имамнарны халык сайлап куя дип санала. Марат Гатинның бу сорау-тәкъдимгә әйтелгән җавабыннан аңлашылганча, хәзергә төрле вариантлар карала, вакыт күрсәтер.

Илдус Фәиз исә, һәр әйберне өйрәнеп, аның яхшы якларын алырга кирәк, әмма беренче чиратта мәгариф, укыту системасын яңартырга кирәк, диде.

“Мөфти сайлауны халыкка калдырыйк!”


Президент каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов республикадагы дини вазгыять белән даими танышып бара. Бу урында шунысын әйтик, Татарстан президентына яңа мөфти итеп сайларлык намзәтләр тәкъдим итүләре билгеле. Әмма Марат Гатин ачык очрашуда мөфти сайлау имамнар кулында дип кенә чикләнде.
Марат Гатин


“Диния нәзарәте белән корылтайга әзерлек эшен башладык. Әмма бу мәсьәләгә тыгыласы килми”, ди Гатин.

“Ватаным Татарстан” газеты журналисты Рәшит Минһаҗ Диния нәзарәте уставына мөфтилеккә ике тапкыр гына сайлана алу турында үзгәреш кертергә тәкъдим итте. Моның белән Илдус Фәиз дә килешә.

“Кеше бер урында озак утырса, ияләшә, эш сыйфаты юкка чыга башлый. Бу уставка кертелер дип уйлыйм. Президентларның да идарә итү мөддәтләре бар. Мөфти кеше ил солтаныннан югарырак була алмас”, ди Илдус Фәиз.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумының кайчан үтәчәге әлегә билгеле түгел. Пленум мөфти сайлау корылтаеның көнен тәгаенләр дип көтелә. Корылтай 13 апрельгә кадәр уздырылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG