Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Альберт Борханов: "Минем өчен ватан – татар яшәгән һәр җир"


Советлар Берлеге таркалуга быел 20 ел тула. Шушы уңайдан "Дәвер алмашкан һәм язмышлар тетрәнгән чак" дигән яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Һәр ай ахырында танылган шәхесләр совет чорындагы хәтирәләре белән уртаклаша. Сәхифәнең беренче кунагы – танылган галим, археолог Альберт Борханов.


Соңгы елларда Татарстанда тарих фәнен өйрәнүчеләр Альберт Борхановны яхшы таныды. Ул археолог буларак, төрле төбәкләргә барып, гаҗәеп яңа табышлар, фәнни ачышлар ясап кайта. Бик мөһим фәнни симпозиум, конференцияләрдә кызыклы чыгышлар ясый, җыентыклар чыгара. Альберт Борханов тарих, милләт язмышы турында кызыклы, тирән фикерләргә сәләтле һәм үзенең яшәү рәвеше белән ниндидер бер гаҗәеп, беркемгә дә хас булмаган хакыйкатьләрне раслый.

Римзил Вәли: Альберт әфәнде, сезнең белән таныштырып китик әле. Үзегезне нинди җир кеше дип таныйсыз? Сезне Төркмәнстан җәмгыяте белән хезмәттәшлек итүче, Төркмәнстан турында сөйләүче буларак та беләләр. Чиләбе, Свердлау һәм Башкорстан төбәкләре турында да археолог буларак мәгълүматыгыз бар. Кем ул Альберт Борханов? Кем буларак үзен таный һәм кайсы як кешесе итеп үзен хәзер аңлаган? Советлар Берлегеннәнме, Русиядәнме, әллә Татарстаннанмы, Идел-Уралданмы?

Альберт Борханов: Мин болай дип әйтер идем: беренчедән, үземне Чиләбе өлкәсе Түбән Үзбәгәрәк дигән авылда туып үскән егетләрнең берсе дип әйтәм. Икенчедән, үземне мин татар кешесе дип таныйм. Кечкенәдән бирле, чөнки тәрбиядән беләбез, безнең татар халкының яшәгән урыннары тарихи урыннар, шуңа күрә Евразия, Урта Азия, Идел-Урал – һәрбер җирне мин безнеке дип саныйм. Чөнки татарлар яшәгән җир тарихи җирләрнең берсе. Мәсәлән, кая гына барсак та, туып-үскән җир Идел-Урал безнең ватаныбыз дип әйтәбез. Себерме, Украинамы, Кырыммы, Румынияме, Себерме - һәрбер җирдә безнең татар милләттәшләрен табарга була, хәтта чит илләргә барганда да табып була. Чөнки татар кайда гына яшәмәсен, тырышып яши.

Римзил Вәли: Альберт әфәнде, сезнең хезмәттәге ачышлар, фәнни китаплар, докладлар, алар гыйбрәтле, ләкин гадирәк итеп куйыйк әле мәсьәләне: кайсы як кешесе Альберт Борханов?

Альберт Борханов: Мин Советлар Берлеге гражданины, Советлар Берлеге кешесе, чөнки шул вакытта туып-үстек.

Римзил Вәли: Кайсы җирендә Советлар Берлегенең?

Альберт Борханов Бөгелмә якларында казыну эшләре вакытында
Альберт Борханов: Чиләбе өлкәсендә. Советлар Берлегенең плюслары да, минуслары да бар. Плюсларын әйтергә кирәк, чынлап та халыкларның дуслыгы бар иде. Кайсы җиргә барсак та, без үзебезне совет кешесе итеп күрдек. Үзбәкме, татармы, русмы, себер халыкларымы, Урта Азия халыкларымы - һәрберебезне Совет кешесе итеп таныдык та, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Ул вакытта яшәү матди яктан стабилизация бар иде, хәзер андый нәрсәләр җитми. Икенчедән, һәр укыган кеше белә торган иде, мәсәлән, кандидатлык яклыйсыңмы, диплом аласыңмы, яки башка нәрсә, кеше белеп тора иде нинди фән белән, нинди эш белән киләчәктә шөгыльләнәсен.

Римзил Вәли: Шулай итеп, Советлар Берлеген сагынучы Альберт Борханов, Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Түбән Үзбәгәрәк авылында туып үскән, мәктәптә укыган.

Альберт Борханов: Беләсезме, мин бик сагынмас идем Советлар Берлеген, аның минуслары да бар. Мәсәлән, егерменче елларда репрессияләр күп булганын да искә алырга кирәк. Соңгы вакытта Сталинны искә алганда, миңа коммунистлар белән дә очрашырга туры килә, аларга әйтәм: Сталин сугыш вакытында мобилизация буенча бик каты эшләгән, ләкин башка заманада, мәсәлән, 30нчы елларда, 40нчы еллар азагында, 50нче елларда аны бик мактарлык түгел.

Ул замананы бик сүгеп яшәргә дә дөрес түгел . Аның плюслары да бар. Ләкин хәзерге заманада без әле күп нәтиҗәләрне, Советлар Берлегендә ирешкән нәтиҗә аркылы яшәп ятабыз, мәсәлән, мәдәният, фән, спорт, заводлар, фабрикалар төзү. Алар һәрвакыт совет вакытында эшләнгән, ата-бабаларыбызның нәтиҗәсе дип әйтергә кирәк.

Римзил Вәли: Альберт Борхановның тәрҗемәи хәленең географиясе кызыксындыра бит?

Альберт Борханов: Географиям минем чыңлап та бай.

Римзил Вәли: Кайсы якларга барып чыгылды һәм ничек?

Альберт Борханов: Чиләбе өлкәсендә туып үстем, шунда 10 сыйныф бетердем, Свердлау өлкәсенә укырга кердем, ләкин аннан Чиләбе пединститутына күчтем. Анда укып бетергәч, ел саен практикада була идек. Археологик экпедицияләрдә булдым, мәсәлән, Грузиядә, Кырымда, Украинада, Новгородта, Чиләбе өлкәсендә Синташта, Аркаинда. Профессор, ул вакытта Свердлауда эшләгән Владимир Фёдорович Генинг һәм Николай Борисович Виноградов- минем укытучыларым, зур галимнәр. Шуннан соң инде, күп еллар Урта Азиядә эшләп бәхетле булдым. Урта Азиягә кадәр миңа Забайкальский хәрби төбәгендә армиядә хезмәт итәргә туры килде.

Римзил Вәли: Хәрби хезмәткә кайдан алдылар?

Альберт Борханов: Урта Азиядән Ашхабад шәһәренә киттем.

Римзил Вәли: Ә Урта Азиягә ничек килеп чыктың?

Альберт Борханов: Мин практика үткәндә, шунда Урта Азиягә Чиләбедән ел саен барып тора торган идем Үзбәкстан, Төркмәнстанга. Үзем кызыксынып экспедициягә бара идем.

Римзил Вәли: Тарих буенчамы?

Альберт Борханов: Бишенче сыйныфтан Иран, Урта Азия белән кызыксынып яшәдем, хәзер дә аны яратып эшлим, укытам. Фән дә алып барам дисәм була. Мәкаләләремдә Урта Азия, Иран, Әфганстан һәм шул җирләрне һәрвакыт ефәк юлы, Ибн-Фадлан юллары,борынгы тарихи юлларны искә алам.

Римзил Вәли: Шунда совет армиясенә алдылар инде? Теләк булдымы соң барырга?

Альберт Борханов: Армиягә алынгач, бардым дип әйтергә була, чөнки мин институтны бетергәч, аңладым: армиягә барып кайтырга кирәк, күрергә кирәк. Байкал буенда, Ерак Көнчыгыш төбәгендә хезмәт итәргә туры килде. Шуннан соң Үзбәкстан, Әфганстанда булдым. Әфган сугышы башланды, безнең төркемнәрне Үзбәкстанга җибәрделәр. Шуннан соң Әфганстанга 1979 елларда бардым, шунда үз күзем белән күреп кайттым ул дәүләтне. Нинди җирләре, борынгы тарихи урыннары булуын, археология истәлекләре дә табарга туры килде.

Римзил Вәли: Нинди хисләр белән йөреп кайттың соң?

Альберт Борханов: Беренчедән, ул хәрби хезмәт, армия инде. Анда хаталарны да аңладым: ни өчен совет гаскәрләре анда тар-мар булуын. Анда хаталар күп иде. Анысы инде югары армия җитәкчеләренең хаталары булды. Солдатларның күбесе хезмәт иткән, ул егетләрнең хатасы дип әйтә алмыйм. Ул сугышны тизрәк тә бетерергә мөмкинлекләр бар иде. Болай кирәкмәс иде сузарга.

Римзил Вәли: Җиңеп чыктымы инде ул, җиңелеп чыктымы?

Альберт Борханов: Җиңелеп чыкты дип уйлыйм. Америкалылар безнең хатаны кабатлыйлар. Безнең ничек булса да, гаскәрләр Әфганга якынрак иде, чөнки безнең солдатлар сугышта сугышу гына түгел, анда төзү эшләре дә алып бардылар. Мәсәлән, Домостроительный комбинат, юллар төзү, мәктәпләрне төзекләндерү. Ул совет гаскәрләренең эше иде. Америкалылар андый эш белән шөгыльләнми дип уйлыйм.

Римзил Вәли: Шулай итеп, хәрби хезмәтең ничә ел дәвам итте?

Альберт Борханов: Миңа Әфганда ике тапкыр булырга туры килде. 1981 һәм 1988 елларда. Шуннан соң, география өлкәсендә күп еллар эшләргә туры килде. Археология эшләре алып барырга, күбрәк Төркмәнстанда. Төркмәнстаннан соң, Мәскәүдә яшәргә туры килде. Мәскәү университетының аспирантурасында укыдым. Ленинградта күп еллар стажировка үттем. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә миңа, 1994 елда Татарстанга, туган җиремә кайтырга мөмкинлек бирде.

Римзил Вәли: Ни өчен? Татарстанның үзеннән киткән кеше түгел бит инде?

Альберт Борханов: Шулай, ләкин минем күп туганнарым Казанда яши, дусларым бар. Әйтергә кирәк: һәрвакыт читтә яшәгәндә дә мин татар китабын укып бардым, татар журналларын, гәҗитләрен карап бардым. Татарстан, татар халкының тарихы белән һәрвакыт кызыксындым. Сорау бирә торган идем: нигә безнең татарның, шундый күпсанлы халыкның дәүләте юк, нигә татар мәктәпләре җитми Советлар Берлегендә, нигә болай татар телен оныталар? Шундый сораулар бирә торган идем үземә.

1992 елда конгресс делегаты булып Төркмәнстаннан килгән идем. Мәскәүдә укыган вакытта шуңа ышанып кайттым: Татарстанның киләчәге бар дип. Монда милли кадрлар җитми, шуның өчен кайтырга кирәк дип. Минем бер дустым, азәрбайҗан галиме, миңа болай дип әйтә торган иде: “нигә син читтә йөреп, татар тарихын өйрәнмисең, сезнең борынгы тарих, кызык тарих, аны өйрәнергә кирәк”. Кадрлар Казанда бар, әмма алар җитми.

Минем татар теле укытучысы, Сәрия Шиһап кызы Апас районыннан үзе, ул әйтә торган иде: ”Мин Казанга кайталмадым, Альберт, синең мөмкинлегең булса, син Казанга кайт”, дип. Сәбәпләр күп. Иң беренчесе, чыннан да Татарстанга ышанып кайттым. Татар халкының дәүләте булачагына. Татарның перспективасына ышанып кайттым.

Римзил Вәли: Инде менә совет заманындагы Чиләбе өлкәсендә тугансыз, Үзбәкстанда, Төркмәнстанда яшәгәнсез, армиядә булгансыз. Менә хәзер ничек итеп хис итәсез, совет заманында бергә торган бер дәүләт булган, ятимлек хисе юкмы?

Альберт Борханов: Беләсезме, кайсы вакытта да татар халкына, татар кешесенә бик җиңел түгел. Кайда яшәсә дә, хәзер Татарстанда да җиңел түгел, Башкортстанда авыррак хәлләр, Русия төбәкләрендә җиңел түгел, үз телеңдә уку мөмкинлеге юк. Башка җирләрдә дә җиңел түгел татарларга, ләкин татар халкы тырыша, һәр җирдә яшәргә тырыша. Телен онытмаска, мәктәпләр ачарга тырыша. Ләкин дәүләт ягыннан ярдәм бик аз. Шуның өчен безнең Татарстанда да, карагыз чагыштырып, Чиләбе өлкәсе, Ульяновск, нинди җирдә, кайсы районда кем яши. Татар, чуваш, мари яшәгән урыннар бик матур урыннар, бик бай урыннар, бик төгәл урыннар дип әйтсәм, дөрес булыр иде. Чынлап та совет заманасына бераз ностальгия бар шикелле. Сагындыра.

Римзил Вәли: Советлар Берлеге җимерелүенең нәрсәсе файдалы, нәрсәсе тискәре?

Альберт Борханов: Берничә сәбәп: беренчедән, безнең яшь вакыт дип әйтергә кирәк. Икенчедән, бу зур дәүләттә безнең өчен мөмкинлекләр күбрәк иде. Мәсәлән, Советлар Берлегенең теләсә-кайсы җиренә, теләсә-кайсы шәһәренә китәргә була иде, кечкенә генә шәһәргә очкычлар, поездлар белән. Ә чикләр, пошлиналар юк иде. Хәзер бит Урта Азиягә, Төркмәнстанга бару өчен виза кирәк, Украинага бару өчен дә шул ук хәл. Балтыйк буе илләренә кереп тә булмый хәзер.

Икенче яктан, башка дәүләтләр ачылды. Мәсәлән, мин 1989 елда Испаниягә бардым, ул вакытта авыр иде, ләкин хәзер Испаниягә бару өчен проблем юк. Акчаң булса, Испаниягә барырга була.

Быел гына Румыниягә барып кайттым, татарларга багышланган зур конференция үтте. Октябрь аенда Татарстаннан 14 кеше барырга тиеш иде, ләкин алар баралмадылар, ике кеше генә булдык. Берсе Башкортстаннан Венер Рәхмәтов, икенчесе мин. Анда яшәүче татарлар тырышып, бик матур итеп конференция үткәрделәр.

Икенчедән, Татарстанга кайтуымның бик зур файдасы булды. Мин Татарстанны элек белми торган идем. Ике ягыннан да: яхшы ягыннан да, проблемлы ягыннан да. Хәзер Татарстанның һәр регионында булып кайттым дисәм, шуңа якын булыр, чөнки күп районнарда эшләргә туры килде.

Мәсәлән, 2010 елда Татарстанның берничә районында конференция үткәрдек. Әлки районының 80 еллыгына багышланган бик матур гына конференция үткәрдек, китаплар чыгардык, күп кеше килде. Мәскәүдән космонавтлар, галимнәр, Казаннан да галимнәр, җирлек белгечләре.
Азнакай районында бик тарихи урыннарны табып, Алтын Урда, Нугай Урдасы заманындагы материалларны туплап кайттык. Андагы җитәкчеләрдән, мәсәлән, район җитәкчесе Галиев бик ярдәм итте.

Әлкидә конференция үткәргәндә Дәүләтшин Фердинанд Мифтах улы ярдәм итте. Әйтеп китәргә кирәк: безнең җирле администрациядә төрле кешеләр бар. Берсе фән дигән сүзне бик яратып карый, икенчесе аңлап та бетерми, андыйлар да бар. Былтыр без Бөгелмәдә эшләр алып бардык, Карабашта, ул эшләрне дә перспективада алып барырга тиешбез, Башкорстанның көнбатыш җирләре һәм көнчыгыш Татарстанда әле безнең тарихи проблемлар күп. Аларны хәл итәргә кирәк. Хәзер аларны чишеп булыр дип уйлыйм.

Башкортстанда һәм Татарстанда яңа президент, сөйләшү процесслары бара, бер-беребезгә каршылык юк. Хәзер мин шулай дип уйлыйм: ике республика, ике милләт, ике халык - бер милләт дип әйтсәм дөресрәк булыр иде, чөнки без башкорт халкы белән бер күлмәкнең ике якасы.

Римзил Вәли: Советлар Берлеге җимерелгәч, менә шушы күп милләтле дәүләттә яшәүче кешеләргә зыянымы, әллә файдасы күбрәк булдымы?

Альберт Борханов: Халык өчен зыяны күп дип әйтергә кирәк. Туганнарыбыз, дусларыбыз читтә калды, аларның күбесе килә алмый. Русиядә яшәүче халыкка да җиңел түгел. Русиянең, Советлар Берлегенең иң яхшы урыннары китте: Казахстан, Урта Азия, Кавказ. Русия җимерелгәннән соң локаль проблемалар, большевиклар заманындагы проблемалар да килеп чыкты, мәсәлән, территориаль, халыкара проблемалар, сугышлар башланды. Бу Советлар Берлеге җимерелүенең нәтиҗәсе дип әйтергә була.

Римзил Вәли: Шулай итеп, совет заманасы сагындыра, ләкин алар кайтыр дигән өмет бармы?

Альберт Борханов: Беләсезме, мин Советлар Берлегенең кайтуын теләмим, ләкин ул чакта булган яхшы моментларны сакларга кирәк иде. Мәсәлән, дуслык. Хәзер куркыныч бара. Берьяктан рус халкы, шовинизм күтәрелә, икенче яктан Кавказ. Мөселман халкына каршылык бара. Ул бөтен дөньяда булган проблема дип әйтергә була, чөнки Европада да килеп чыгачак глобаль проблема, милләтләр һәм диннәр арасында сугыш башланачак. Психологик сугыш булырмы, әйтә алмыйм, ничек булыр.

Икенче яктан, Себердә проблемалар, кытайлар күбәя. Русия дәүләте үз территориясендә яшәгән халыкларны яратып, якын итеп күрмәсә, Русиянең булачагы юк. Шуның өчен Русиядә яшәгән татарлар, башкортлар, удмуртлар, марилар, чувашлар, рус халкының бердәмлеге булмаса, Русиянең киләчәге юк. Русия җитәкчелеге һәм халкы аңларга тиеш: без бер дәүләттә яшисебез килсә, без дус булырга тиеш, бер-беребезне аңларга, бергә яшәргә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG