Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Казанда җир салымы һәм җирне арендалау бәяләре бермә-бер арттырылды. Башкала бюджетының 20%ын тәшкил иткән җир салымының күтәрелүенә эшмәкәрләр ризасызлык белдерә.


Казан шәһәре думасы карары нигезендә 2011 елда җир салымы сәүдә оешмалары һәм машина кую урыннары өчен 0,4%тан 1,4%ка артырылган.

Бу җирнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнгән. Казан башкарма комитеты вәкилләре сүзләренчә, һәрбер оешма өчен салым күләме өч ярым тапкырдан артык күтәрелмәгән.

Казан башкарма комитеты җитәкчеләре салымны арттыруны гадәти хәл итеп күрсәтергә тырышса да, башкала эшмәкәрләре бу хәлгә канәгатьсезлек белдерә.

Җир салымының кинәт берничә мәртәбә күтәрелүенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та ризасызлык белдергән иде.

“Җир салымын күтәреп, дөрес эшләмәдегез. Эшмәкәрләрне моңа алдан хәзерләргә кирәк иде. Үз карарларыгызны аларга алдан әйтергә һәм салымны аз-азлап кына күтәрергә кирәк иде” дип, Казан шәһәр башлыгын тәнкыйть утына тоткан иде ул.

Илсур Метшин җитәкчелегендәге шәһәр хакимияте белән эшмәкәрләр арасында узган җыелышта шәһәр башлыгы җир салымын инде биш елдан бирле бер дәрәҗәдә тотып, хәзер менә базар бәясенә карап арттыруларын белдерде.

Бу җыелышта да җир салымының күп мәртәбәләр арттырылуына каршы, эшмәкәрләр тарафыннан әйтелгән сүзләр күп булды.

Әйтик “Татнефтепродукт” оешмасы башлыгы Рөстәм Сабиров сүзләренчә, салымнар арттырылгач, шәһәр читендәге җир кишәрлекләренең кадастр бәясе, базар бәясеннән алты мәртәбә артып киткән.

Ә менә шәһәр үзәгендәге җирләр кәгазьдә 2 мәртәбә генә арткан кебек күренә икән. Канунга күрә җирнең кадастр бәясе базар бәясеннән артырга тиеш булмаса да.

Җир салымын күтәрү турындагы карар Казан базарларына да җибәрелгән. Идел буе районындагы базар мөдире Равил Салихов, салымнар арткач базарлардагы сату урыннарының аренда бәяләре дә артачак, ди.

“Җир салымын арттырып, эшмәкәрләрне бөлгенлеккә төшерергә уйлыйлар ахры. Без сату урыннары өчен бәяне күтәрсәк, базардагы сатучылар аренданы түли алмаячак. Ә безгә күтәрергә туры килә.

Бу хәлдән чыгу өчен шәһәр җитәкчелегеннән әлегә бернинди ярдәм күренми. 18 февральдә утырыш булуы көтелә. Аннан нинди карар чыгар тагын.

Салымны алай кинәт күтәрергә ярамый. 5 ел бу салымны күтәрмәделәр һәм кинәт кенә шулай күтәреп куйдылар. Этаплап күтәрергә кирәк иде. Без дә шулай эшләсәк, нәрсә булыр? Кешеләр 90нчы елларда тимерьюлларга ятты бит. Алла сакласын, шундый хәлләр булмасын иде инде.

Бу салымны җитәкчеләр нинди тарифлардан хисаплый икән соң? Без шуны аңламыйбыз. Җирнең бәясе ничек күтәрелергә мөмкин соң? Меңнәрчә еллар буена җир, җир булып кала бит инде.

Ярый безнең җир әле үзебезнеке. Ә җир арендада булса нишләр идек? Кайбер оешмаларның җир салымнарын 12шәр мәртәбә күтәргәннәр бит. Андый оешмалар ничек эшләргә тиеш соң?

Күпме кеше эшсез калачак. Болай барса эшсезлек тагын күтәреләчәк әле”, ди Казанның Идел буе районындагы базар директоры Равил Салихов.

2011 елда Казан шәһәре хакимияте җирдән 3 миллиард 500 миллион сумлык керем алырга ниятли. Җир салымы узган елгылардан 984 миллион сумга һәм аренда түләүләре 560 миллион сумга күтәреләчәк.

Әйтергә кирәк, җир салымы муниципаль бюджетның төп керем чыганагы булып тора. Бу салымның күләмен Казан шәһәр думасы үзе билгели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG