Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

Протестлар Төньяк Африка, Якын Көнчыгышка киңрәк җәелә


Йәмәндәге протест чараларыннан

Йәмәндәге протест чараларыннан

Тунис белән Мисырда хакимият алмашына китергән чуалышлар төбәктәге башка илләрдә дә халык күтәрелешенә рухландырды.

Сишәмбе кичендә Либиядәге хакимияткә ризасызлык белдерергә илнең төньяк-көнчыгышындагы Бенгази шәһәре урамнарына 500-ләп кеше чыкты. Бәрелешләрдә 30-дан артык кеше яраланган.

Бенгазидагы протест җыены турындагы хәбәр әлегә бәйсез чыганаклардан расланмаса да, шаһитләр әйтүенчә, демонстрациячеләр полициягә ташлар аткан, полиция аларга су сиптергечләр, күз яшьләндерү газлары һәм резин ядрәләр белән җавап биргән.

Хөкүмәт бу хәлләр турында әлегә берни дә әйтми.

Телевидение Каддафины яклаучы җыеннарны күрсәтә
Шул ук вакытта дәүләт телевидениесе дөнья базарына сатуга нефть чыгаручы Либиядә инде 4 дистә ел буе хакимлек итүче Муаммар Каддафины яклап ил буйлар урам җыеннары үтүе турында белдерә.

Хәбәрләргә караганда, Бенгазидагы урам җыенына хөкүмәтне тәнкыйтьләүче хокукчы Фәтхи Тәрбилнең кулга алынуы сәбәп булган. Ул соңрак иреккә чыгарылган, әмма протест чаралары барыбер дәвам иткән дип хәбәр ителә.

Тунис һәм Мисырда хакимият алмашына китергән протест чаралары Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш төбәгендәге башка илләргә дә тарала.

Хөкүмәткә каршы протест җыенын куәтләндерүгә илдәге эшсезлек, бәяләрнең артуы, коррупция һәм хакимиятнең автократик булуы өлеш кертә.

Узган атнада протест чаралары Җәзәир, Бәһрәйн, Иран, Үрдүн һәм Йәмәндә үтте.

Чәршәмбе Йәмән башкаласы Санада демонстрациячеләр белән хакимиятне яклаучылар арасында бәрелешләрнең инде дүртенче көне булды.

Бәһрәйн башкаласы Манамада хөкүмәткә каршы чыгучылар бүген тагын шәһәр үзәгенә җыелып хакимияткә басымны дәвам итте. Анда узган ике көндә полиция белән бәрелешләрдә ике кеше һәлак булды.

Аларның икенчесе, шыгый мөселман, беренчесенең җеназасы вакытында чыккан бәрелештә үтерелде.

Патша Хәмәт бин Иса әл Хәлифә сишәмбе ил халкына мөрәҗәгать белән чыкканнан соң полиция бәрелешләрдән тыелып торганга охшый.

Хәмәт бин Иса әл Хәлифә
Патша бу үлемнәр өчен кайгы уртаклашып аларның тикшереләчәген белдерде, киңкүләм мәгълүмат чараларына һәм интернетка дәүләт контролен киметүче реформалар үткәрергә вәгъдә итте.

Эчке эшләр министры Шәйх Рәшид бин Габдулла җеназа вакытындагы үлем өчен җаваплы полиция хезмәткәренең кулга алынганлыгын белдерде.

Демонстрациячеләр инде 40 ел буе премьер-министр булып торган Шәйх Хәлифә бин Салман әл-Хәлифәнең вазифасыннан китүен таләп итә.

Алар шулай ук сәяси тоткыннарның чыгарылуын, күбрәк эш урыннары һәм тораклар булдыруны, парламентта киңрәк катламнарның вәкилләре булуын һәм парламентка күбрәк вәкаләт бирелүен, шулай ук конституциянең үзгәртелүен тели.

Бәһрәйн халкының 70 проценты шыгыйлар булса да, хакимият сөнни монархия кулында.

1971 елда Британиядән бәйсезлек алганнан бирле сөнни элита белән шыгыйлар арасында күп мәртәбә каршылыклар булып алды.

XS
SM
MD
LG