Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Русия президенты Дмитрий Медведев ришвәт җәзасын кырыслатырга тәкъдим итә. Белгечләр, ришвәт күләме тагы да артачак, дип саный.


15 февраль көнне Казан шәһәрендә яшәүче Фәйрүзә апа күзенә операция ясатты. Күзен каплаган элпәне алдылар. Бу 80 яшьлек апаның ике күзенә өченче операциясе инде.

Бутлеров урамына урнашкан күз хастаханәсенә киткәнгә кадәр үк Фәйрүзә апа табибны бәхилләтәсе акчасын алдан әзерләп куйды.

Хезмәт ветераны буларак аңа бу операцияне бушка ясарга тиеш булсалар да, ул алдан ук табибларның билгеле бер сумнарга өметләнгәнен белә. «Әнә, күптән түгел генә туганым Миңсәлим ясатты, аныкы да бушка булса да, табиб кесәсенә 3 мең сум салган», ди Фәйрүзә апа.

"Ник бирәсең соң?" дигән сорауга ул: «Ничек бирмисең инде, бөтен кеше бирә, бит», дип җавап бирде. Һәм моннан 4 ел элек икенче күзгә ясатканда 500 сум гына төрткән идем бит юкса, дип авыр сулап та куйды.

Һәр нәрсәнең үз «таксасы»

Табибка күренгән өчен ниндидер бүләк: коньяк, тартмалы шоколад конфет калдыру гадәти күренеш булса, Татарстанда һәр операциянең, хәтта бала тудырган өчен дә үз «такса»сы бар. Никадәр катлаулырак булган саен, табиблар шулкадәр күбрәк акча ала.

Ришвәт алу, акча юу табиблар арасында гына түгел, ә иң югары даирәләргә дә үрмәләгән. Алар 3-5 мең сумнар белән вакланып та тормыйлар. Һәм акча үзләштерү юлларының яңадан-яңа, тагын да хәйләкәррәк ысулларын табалар.

5 томограф алганда 54 миллион урланган

Татарстан прокуратурасы республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләренә каршы җинаять эше кузгаткан. Алар федераль бюджеттан бирелгән акчаларның бер өлешен үзләштерү өчен 5 компьютер томограф сатып алганда рәсми дилерга мөрәҗәгать итмәгәннәр. Ә башка урыннан кайтартканнар. Нәтиҗәдә 54 миллион ярымлап акча алучыларның һәм сатучыларның кесәсенә киткән.

Тикшерү әлеге җинаять эшен «башбаштаклык» маддәсе белән кузгаткан. Әгәр Русия президентының Дәүләт думасына тәкъдим иткән канун өлгесе кабул ителсә, 54 миллионнан артык акчаны кесәләренә салучылар 500 миллион түләргә тиеш булачак.

Медведев ришвәткә һәм акчага сатылучан хирысларны, ягъни подкуп өчен җәзага тартканда, бирелгән сумнарга караганда 100 тапкыр артык түләтү кирәк ди. Тик монда да 500 миллионлык чик кую карала.

Миллион алганнар котыла...

Билгеле булганча, Русиядә гадәттә зур түрәләргә зур сумнар өчен җинаять эшләре кузгатылып тора, әмма күп очракта алар шартлы җәза белән котылып кала. Гадәттә, план тутыру өчен имтихан биргәндә студентлардан 5-10 мең сум тирәсе акча җыйган галимнәрне утырталар.

Артур исемле эшмәкәр сүзләренчә (аның үтенече белән исеме үзгәртелде) Татарстанда ришвәт алу, ришвәт бирү, дәүләттән бирелгән акчаларны юу үрмәкүч үргән пәрәвез кебек. Астан ук башланып, иң югары даирәләргә дә җиткән.

«Беренчедән, хисаптагы сумнарны кәгазь акчага әйләндерә торган махсус ширкәтләр бар. Икенчедән, арадашчылар бик күп. Мисал өчен, дәүләт заказы булган вакытта алар әнә шул үзләренең танышлары җитәкчелек иткән арадашчы ширкәтләр аша сатып ала. Бу ширкәтләр өстән-аска кадәр бер-берсе белән бәйләнгән. Гадәттә бюджет оешмаларында утыралар. Мондый арадашчылар булу түрәләргә акча юу өчен бик кирәк», ди Артур.

Эшмәкәрлек комитеты килешә белә

Менә бер мисал: Татарстанда урта һәм кече бизнеска ярдәм итү өчен төрле програмнар бар. Аларның берсе – ширкәтләрне электр челтәренә тоташтыруда һәм түләүләрне каплауда булышу. Әлеге програм өчен бюджеттан 30-50% акча бирелә.

Бу програмны тормышка ашырганда Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты «Электросила-К» консалтинг һәм төзелеш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән килешү төзегән.

«Электросила-К» утка тоташтырырга керешкәнче ниндидер 3 семинар үткәргән һәм 3 миллион сумга якын акчаны кесәсенә дә салып куйган. Тикшерүчеләр, мондый хезмәт бары тик 140 мең сумлап кына тора, дип белдерә.

Шулай ук утка тоташтыру өчен ниндидер документлар әзерләнгән дип тагын 2 миллион 300 мең сум акча алынган.

Хисап пулаты хисабын йома

Татарстан Хисап пулаты 2005 елдан алып 2009 елның ахырына кадәр кече һәм урта бизнеска ярдәм өчен бирелгән акчаларның кайларда тотылганын тикшергән.

Тикшерү 2010 елның көзендә үк тәмамланып тикшерелгәннәргә һәм министрлар кабинетына җибәрелгән. Һәм шуның белән ләм-мим.

Хисап пулатының үзендә дә нәтиҗәгә багышланган утырыш узмаган. Эшләр бик кырын булганга халык артыгын сизмәсен дип йомганнар, мөгаен.

Кимендә өчтән бере

Бизнестагылар моннан 10 еллар чамасы элек ришвәт (откат) 10% дип әйтә иде. Бүген инде беркем дә 10% белән генә вакланып тормый. Өчтән берен кайтармасаң, синең белән сөйләшмиләр дә. Хәтта, оешмагызга 1 миллион күчерәм, 900 меңен акчалата кире кайтарасыз дип әйтүчеләр дә бар.

Бизнес белән шөгыльләнгән берәү әйтүенчә, Русиядә ришвәткә каршы чаралар катыланган саен, ришвәт күләме дә үсә генә. Акча юган документларны юридик яктан җайлау да, төрле програмнар өчен акча бирүчеләрне "майлау" да катлаулана гына бара.

Бу көрәш Русиядә ришвәт алуның яңадан-яңа, тагын да камилләшкән ысулларын гына уйлап чыгаруга китерә.

XS
SM
MD
LG