Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:34

Мәскәүнең Киев вокзалында Чечняның дүрт кешесе тоткарланган. Элегрәк бу төркем террор гамәлләре әзерләгән дигән хәбәр таралса да, соңрак аның дөреслеккә туры килмәве әйтелде.

Русия башкаласының Киев вокзалындагы тоткарлау Чечня һәм Мәскәү хокук саклаучыларның бердәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә мөмкин булган икән. Тоткарланучылар - дүрт Чечня кешесе. Шуларның берсе 2009 елны федераль эзләүгә игълан ителгән диелә.

Алар тоткарлангач ук барлык диярлек массакүләм мәгълүмат чаралары бер хокук саклаучы сүзенә таянып, бу төркем Мәскәүдә теракт әзерләгән дип язып чыкты. Имеш, алар төркемендәге хатын-кыз кеше күп җирдә үзен шартлатырга тиеш булган. Ләкин инде берничә сәгать узуга Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов моның дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

“Бу төркемгә кергән кешеләрнең Мәскәүдә шартлатулар уздырырга тиеш булган дигән мәгълүмат юк”, диде ул.

Әлеге төркемне Кишиневка юл тотарга тиеш булган поездан төшергәннәр. Барысының да исемнәре инде билгеле. Бу - 26 яшьлек Хәсән Нажаев, 30 яшьлек Руслан Йосыпов (кайберләр аның ялган документ белән йөрүен, ә чын исеме Хасу Баталов булуын әйтә), тагын берсе 28 яшьлек Рамзан Халиев һәм үлгән кыр командиры хатыны – 39 яшьлек Анжела Баталова.

Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов сүзләренчә, милициягә Баталованың өч кешене чит илгә алып чыгуны оештырырга тиеш булганлыгы турында хәбәр килеп ирешкән. Шуларның берсе федераль эзләүдә, ә икесе сугышчылар хәрәкәтенә ярдәм итүчеләр булып тора икән.

Аларны тоткарлау чарасының ничек барганы турында бернинди дә тулы мәгълүмат юк. Бары милициягә каршылык күрсәтү очрагы булганы гына әйтелә. Сорау алганнан соң аларны Чечняга җибәрәчәкләр икән

Һәркем иминлекне үзенчә күрә

Алдагы көнне Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәт вәкилләре һәм тимер юлы өчен җаваплы җитәкчеләр белән ябык ишекләр артында очрашу уздырды. Анда транспорттагы гына түгел, ә торак йортлардагы, стадион, кинотеатрлардагы иминлек мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзер әлеге корылмаларга таләпләр артачак. Мисал өчен, проект документациясенә шартлаткычларны, коралларны ачыклауга мөмкинлек бирә торган техник җиһазларны кертүне истә тота.

Шул ук вакытта “Мемориал” хокук яклау үзәге җитәкчесе Олег Орлов заманча технологияләрдән тыш, иминлек булдыру өчен җәмәгатьчелек белән элемтә тоту мөһимлеген әйтте. Мисал буларак ул Ингушетияне китерде. Орлов фикеренчә, соңгы вакытта анда терактлар һәм хокук саклаучыларга һөҗүмнәр саны кимегән.

“Бу җитәкчелек уңышы. Ул төрле сәбәпләргә, шул исәптән җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыруга да бәйле. Мисал өчен, сугышчыларның гаиләләре белән сөйләшүе, коралны тапшыруга чакыруы, аларның бүгенге тормышка кереп китүе бу Евкуров алып барган эш нәтиҗәсе. Һәм, әлбәттә, инде сугышчылар төркемен юк итү дә моңа керә. Әле бер-ике ел элек кенә көндә диярлек Ингуш милициясе үтерелсә, хәзер бу күзәтелми диярлек”, ди ул.

Орлов Ингушетиядә чагыштырмача тыныч дисә дә, Русия эчке эшләр министрлыгы әлеге республика бүген дә хәлләр кискен булып калуын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG