Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:53

Самар өлкәсенең татар, башкорт, чуаш һәм мукшы җәмгыять оешмалары яңа мәгариф кануны проектына үзләренең тәкъдимнәрен җибәргән.


Соңгы елларда Русия мәгариф челтәрендә бертуктаусыз үзгәрешләр булып тора. Канун өстенә канун кабул ителә. Ләкин ул үзгәрешләрне һаман да татар файдасына дип әйтеп булмый.

Самар дуслык йортында утызга якын милли-мәдәни оешма эшли. Әлбәттә, аларның күпчелеге – дәүләтле халык вәкилләре. Әрмән, грузин, азәри, казакъ, үзбәк, төрекмән, украин, беларус, поляк, алман үзәкләрен миграция һәм акча эшләү кызыксындыра.

Туган тел мәсьәләсенә кагылганда боҗра бик тарая һәм татар, чуаш, мукшы, башкорт тирәсенә кайтып кала. Менә шул дүрт этнос вәкилләре Дәүләт Думасына яңа мәгариф кануны проектына үзләренең тәкъдимнәрен җибәргән.

63.ru сайт хәбәрчесенә Азат Надыров бу мәсьәләдә түбәндәгеләрне әйткән:

“РФ конституциясенә күрә Русия күпмилләтле дәүләт булып санала. Илнең төп кануны нигезендә һәр кеше туган телен өйрәнергә хокуклы, ә дәүләт аңа туган телен өйрәнүдә шартлар тудырырга тиеш. Мәгариф проектының йомшак җирләре бар. Документ нигезендә, туган телләрне өйрәнүне шартлар булган очракта гына оештырып булачак”. Ә Надыров фикеренчә, ул шартлар юк дәрәҗәсендә.

Самар өлкәсенең Сызран, Тольятти шәһәрләрендә татар телен өйрәнү бөтенләй күздә тотылмый. Конституциядәге гарантия сүздә генә. Самарның үзендә тик “Яктылык” мәктәбендә генә татар телен, татар тарихын, диннәр тарихын өйрәнәләр.

Татар, чуаш, мукшы, башкорт милли оешмаларының мөрәҗәгатьнамәсендә мәгариф челтәрендә милли телләрне укыту таләп ителә. Өлкән сыйныфларда милли тел дәресләрен туктатуны да дөрес түгел дип саный милләт юлбашчылары.

Яңа мәгариф проектына карата тәкъдимнәрен милли лидерлар Русия һәм Самар өлкәсенең мәгариф министрлыкларына, башка дәүләт оешмаларына җибәргән.

Самар губерна Думасында мәгариф һәм фән комитеты рәисе Владимр Милюткин моңа үз карашын белдерде:

“Элеккеге канунда милли телләрне укыту федераль бюджеттан каралган иде. Яңасында ул нәрсә күренми. Гомумән, милләтпәрвәрләрнең мөрәҗәгатьнамәсенә мин үзем яхшы карыйм һәм ярдәм итүдән баш тартмыйм”, диде ул.

Сайлаучыларның хокукын яклаучы “Голос” исемле берләшмә җитәкчесе Людмила Кузьмина исә бөтенләй башка фикердә:

“Милли телләрне мәктәп програмына кертүнең кирәге юк. Бу мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел. Русиядә урыс теле – дәүләт теле. Милли телләр өчен факультатив бар. Берни дә уйлап баш ватмаска. Милли телләрне һәм милли мәдәниятне гаиләдә өйрәнергә тиешләр”.

Моңа карата татар милли хәрәкәтенең аксакалы Азат Надыров “Людмила ханым бу очракта без, сайлаучылар, хокукын якларга тиеш иде. Ә ул гади шовинистик караштагы шәхестәй фикер әйткән”, диде.

“Людмила Кузьминаның милләтләргә карата шундый фикер йөртүен экстремистик дип әйтеп була”, диде Булат Таһиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG