Accessibility links

Мәгариф министрлыгы: "Иж-Буби мәктәбе 2012 елда ябыла"


Иж-Буби мәктәбе
Иж-Буби мәктәбе

Әгерҗе районы Иж-Буби авылы яшәргә тырмашканда, район хакимияте белән Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпне 2012 елда ябып куярга җыена. Хакимият халыкка мәктәпне сакларга вәгъдә бирсә дә, мыштым гына башкача эшләргә булган.


Иж-Буби авылы мәктәбе турында инде хәбәр иткән идек. 88 бала укыган данлыклы мәктәпкә ябылу куркынычы яный. Дөрес, Әгерҗе җитәкчеләре мәктәп ябылу мәсьәләсе юк дип антлар эчсә дә, халык алдында бер төрле сөйләп, мәктәпне ябарга планлаштыруын күрсәтте.

Әгерҗе түрәләре шома булып чыкты

Мәгариф министрлыгының “Азатлык” радиосына язган хатында ачыктан-ачык Әгерҗе хакимиятенең 2012 елда мәктәпне ябарга исәпләве беленде.

Министрлык җавабы

Ә бит җирле түрәләр Буби мәктәбен япмыйбыз дип ышандырган иде. Буби авылында узган халык җыенында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов мәктәп ябылмаячак, дип авыл халыкка вәгъдә бирде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйлметдинова да шундыйрак сүзләр әйтте.

Гомумән, Бубига килгән журналистларга: бу турыда каян ишеттегез, мондый хәбәрләр юк, дип акланды түрәләр. Әмма утсыз төтен булмаган кебек, сүз дә болай гына йөрми. Димәк, мәктәпкә чынлап торып ябылу куркыныч яный. 2012 елда Әгерҗе түрәләре мәктәпне ябып, балаларны районның өченче санлы урыс мәктәбенә озатмакчы. Тарихи Буби авылы балалары шулай итеп татар теленнән дә, милли мохиттән дә мәхрүм кала.

Татарстан мәгариф министрлыгы мондый темплар белән татар мәктәпләрен ябуны махсус дәвам итсә, биш ел эчендә республикада татарча укыткан мәктәпләр калмас инде.

“Киләчәк” програмнары әзерләп йөргән Татарстан өчен бу – әлбәттә, бик аяныч хәл. Гомумән, монда район хакимиятен генә гаепләп булмый, эш тирәндәрәк. Республика җитәкчелеге милли мәктәпләрне ябарга үз фатихасын биргән, димәк. Юкка гына мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов балаларны урысча укытырга кушмас иде.

Авыл туристлык үзәге булырга тиеш


Буби кешесе Айдар Хәлиуллин әнә шундый фикердә. Моның өчен авылның бөтен мөмкинлекләре бар. Бубида мәгърифәтче Бубилар йорты, 1895 елда төзелгән тарихи мәчет сакланып калган. Шуңа авылда тарихи комплекс ясап була.

“Тарихи биналар саклансын өчен, нидер эшләргә кирәк. Бирегә туристлар килә башласа, авылга да файдасы булыр. Мәдрәсә урынына берәр көллият, йә училище ачарга кирәк”, ди Айдар Хәлиуллин.

Бубилар йорты
Әмма бу турыда районда да, республикада да артык уйланмыйлар. Хәзергә кадәр Бубиларның ике катлы йортында почта бинасы урнашкан. Әгерҗе башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов әйтүенчә, йортны музей итеп үзгәртү өчен дүрт миллион сум акча кирәк икән.

“2007-2009 елда Татарстанда “Мирас” програмы төзелде. Бубилар йорты “Мирас” програмына кертелде. Бубилар йортын төзекләндерүгә дүрт миллион сум акча каралды. 2007 елда бер, 2008дә 2, 2009 елда бер миллион сум акча каралган иде. Без проект эшләүчеләргә мөрәҗәгать иттек.

Алар проектның гына да өч миллион ярым сум булуын әйтте. Шул вакытта ук премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиевага хат яздык. Төзелеш министры Фәйзуллинга да чыгып карадык. Акча җитмәде, бу эшләр эшләнмәде”, ди Ришат Нурисламов.

Быел авылда “Буби мирасы” оешмасы төзелә. Эшне башлап җибәрүчеләр авылдан булса, ярдәм итүчеләр шәһәр җирендә күп икән.

“Хәзер “Буби мирасы” оешмасын төзергә, теркәргә кирәк. Аннан соң Бубилар йортын оешмага арендага биреп, анда музей оештыру бурычы тора. Оешма спонсорлар табып, Бубилар йортын үзләре төзекләндерергә җыена”, ди Ришат Нурисламов.

Буби авыл җирлеге башлыгы Рәсим Закиров почтаны авыл җирлеге бинасына күчерү фикере булуын да белдерде. Бәлки, алга таба эш җанланып китәр әле. Әмма моның өчен акча кирәк.

Тарихи мәчет төзекләндерүне көтә

Иж-Буби авылында 1895 елда мәчет салына. 1940 елда манарасы киселеп, балалар йорты итеп үзгәртелә. 2005 елда балалар йорты ябылгач, авыл халкы мәчетне төзекләндерүгә керешә. Түбәсен яба, яңа манара утырта.
Мәчетне яңарту артыннан йөрүче Җәүдәт Хәлиуллин әйтүенчә, бинаны рәтләргә ике миллион ярым сум акча кирәк. Мәдәният министрлыгы мәчетнең эчке ягын төзекләндерүгә 360 мең сум акча бирергә булган. Әлегә бу акчалар килеп җитмәгән.
Тарихи мәчет


“Мәчетнең эчен рәтләргә 720 мең сум акча кирәк. Министрлыктан шул кадәр сораган идек, 360 мең генә бирергә булдылар. Ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, эшен тиз генә эшләп куяр идек”, ди Җәүдәт Хәлиуллин.

Бүген мәчет яхшы хәлдә сакланган. Киләчәктә авыл халкы гыйбадәт йортын тарихи мәчеткә кайтарырга җыена. Ә яңа салынган мәчет балалар бакчасы булып калачак.

Буби халкы элекке кебек дини түгел

Иж-Буби мәчете имам-хатыйбы Котдус хәзрәт Сәләхиев авылда 20 ел мәчет эшен алып бара. Авылда дин торышы уртача, халык элекке кебек дини түгел. Элек дин көчле булган, ди хәзрәт.

Котдус хәзрәт һәр якшәмбе 15 баланы мәчеткә җыеп укыта. Авылда мәдрәсә юк. 9 сыйныфта укучы бер малай Казанга мәдрәсәгә укырга китәргә җыена икән.

“Берзаман “Кара-каршы” тапшыруын Туфан Миңнуллин алып барды. Сөйләшүгә яшь кенә Финляндия татарын чакырган иде. Миңнуллин аңа: Сез Финляндиядә динне, телне ничек саклап калдыгыз?, дип сорау бирде. Финляндия татары: безнең бабайлар Русиядән укытучылар чакырып китергән, шуларның күбесе Буби мәдрәсәсен бетергән, дип җавап бирде. Исем китте”, ди Котдус Сәләхиев.

Авылда яулык киеп йөрүче кызлар да бар. Дөрес, җомга намазларына халык күп җыелмый. Шулай да Буби халкы авылларының тарихын горурланып сөйли, аның тарихи әһәмиятен аңлый.

Ә менә Буби авылы җирлегенә караган Иж-Бәйки авылында көз аеннан бирле мәчет эшләми башлаган. Газ кертелмәгән суык мәчеткә халык йөрүдән бөтенләй бизгән. Суык мәчеткә кем килсен инде, ди хәзрәт.

Әлегә Буби мәдрәсәсенең 230 еллыгына әзерлек сизелми

2011 ел – Иж-Буби авылы өчен зур юбилейлар елы. Авылда мәдрәсә ачылуга 230, Гобәйдулла Бубиның тууына 145, Габдулла Бубиның тууына 140 ел тула. Бубилар нәселе тарихын өйрәнгән Альта Мәхмүтова соңгы елларда Буби халкының зур юбилейларны үткәрми башлавын белдерде.

“Бу эшне без түгел, сез башлап йөрергә тиеш”, ди Мәхмүтова.

Шулай да җирле җитәкчеләр юбилейларны көз айларында республика дәрәҗәсендә үткәрергә тели. Әмма түрәләр данлыклы Буби мәктәбен, авылның тарихи әһәмиятен исәпкә алмыйча ябып куйса, татарча гөрләп яшәп яткан, 865 кешелек авылга юбилейлар кирәк тә булмас инде.

XS
SM
MD
LG