Accessibility links

Хәрбиләр Бәһрәйн башкаласын контрольгә алды


Иминлек көчләре оппозиция чатырларын җимергәч армия Манама үзәген контрольгә алды.

Чатырлар шәһәрчеген җимергәндә полиция белән бәрелештә ким дигәндә 4 кеше үлгән, тагын берничә кеше хәбәрсез югалган булып санала. Ким дигәндә 150 кеше зыян күргән. Хәрбиләр күп кеше катнашкан чараларны вакытлыча туктатып торырга боерды.

Хакимияттәгеләргә протест йөзеннән оппозициядәге әйдәп баручы фирка үз әгъзаларының парламенттан китүен әйтте.

Каршылык чараларында катнашучылар реформалар таләп итә. Илнең күпчелеге шигыйлар булуга кармастан, Бәһрәйн белән патшаның сөнни токымы идарә итә.

Кушма Штатлар һәм Британия Бәһрәйн хакимиятләрен һәм оппозицияне сабырлыкка чакырды.
XS
SM
MD
LG