Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламент Русиядәге вәзгыять турында резолюция кабул итте


Европа парламенты бүген Русиядә кеше хокуклары саклану вәзгыяте турында резолюция кабул итте.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, документта, аерым алганда, Русия хакимиятләрен бәйсез мәхкәмә системасын булдыруда кулларыннан килгән кадәр эшләргә чакырылган.

Европарламентны зур яңгыраш алган: адвокат Станислав Маркелов һәм Анастасия Бабурованың үтерелүе, Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның Мәскәү изоляторында үлеме, Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевларның икенче эшенә мәхкәмә карары борчуга салган.
XS
SM
MD
LG