Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:47
Пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Рим Папасы белән очрашты. 2009 елда Ватикан һәм Мәскәү арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашкач Русия президентының бу беренче сәфәре иде.

Ватикан хәбәрләргә караганда, яклар ике ара мөнәсәбәтләрнең канәгатьләнерлек булуын белдергәннәр һәм аларны ныгытырга теләкләре булуны әйткәннәр.

Әлеге очрашу Медведевнең Италиягә ике көнлек сәфәре кысаларында үтте. Визит вакытында ике ил арасында энергетика һәм хәрби транзитка караган килешүләр имзаланды.

XS
SM
MD
LG