Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

“Идел” журналының соңгы санында Татарстан президентының элекке киңәшчесе, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов кискен белдерүләр ясый.


Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов соңгы вакытта чараларда күренми һәм сәяси дискуссияләрдә катнашмый иде. Шуңа да аның әңгәмәсе кызыксыну уята.

"Идел" журналының февраль санында чыккан язмада ул федерализм мәсьәләләренә, милли сәясәткә, тарихи вакыйгаларга карашын белдерә, үзе җитәкләгән Тарих институты эшчәнлеге турында сөйли. Мәсәлән, ул соңгы 20 елда илдә булган үзгәрешләргә бәя биргәндә, хакимият вертикаленең озакламый ишелүен фаразлый.

"90нчы елларда илдә демократия баштан ашкан иде, бүген исә уклар үзәкләштерү һәм хакимият вертикален ныгытуга таба авышты. Әмма бу вертикаль озакка түгел. Ул ишелеп бара", ди ул.

Мисал итеп ул Кущевская станицасындагы хәлләрне китерде, имеш губернатор тәртипсезлекләрне күреп торган, әмма кысыла алмаган. Чөнки тәртип саклау оешмалары аңа түгел, Мәскәүгә буйсына. Хәкимов фикеренчә, Татарстанда заманында мондый хәлгә юл куелмаган.

Милләтара низаглар өчен кем җавап бирәчәк?

Тарих институты җитәкчесе, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның идарә итүенә, финанслар белән хуҗалык эшчәнлегенә "виртуоз" дигән бәя бирсә дә, сәясәттән китәргә һич тә ярамый, дип белдерә.

"Артта калган илләр генә бөтен нәрсәне файда алу, коммерция күзлегеннән карауга калдыра. Фәнгә һәм идеологиягә акча кызгансалар, бушлык барлыкка килә, бушлыкны шундук җимергеч көчләр тутыра. Һәм 11 декабрьдә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган вакыйгалар килеп чыга”, дип саный ул.

Хәкимов шулай ук Русия хакимиятенә дә гаепләүләр ташлый. Манеж мәйданындагы бәрелешләргә хакимиятнең гамәлләре китерде, ди ул.

"Нәрсә хакимият скинхедлар хәрәкәте барлыгын белми идеме әллә?! "Кавказ кыяфәтлеләр"не хакимиятнең күз йомуы аркасында тәнкыйтьләмәделәрме әллә?", дип белдерә Рафаил Хәкимов "Идел" журналына биргән әңгәмәсендә. Аның уйлавынча, милли нигездә низаглар тууга дәүләт юл куйды.

Конгресс һәм телевидениегә нәрсә җитми?

Әлеге сөйләшүдә Рафаил Хәкимов милли оешмалар һәм Татарстанның иярчен каналына да кагылып китә. Ул Татар конгрессының зур роль уйнавын әйтә һәм аны оештыруны тарихи вакыйга дип атый. Әмма шул ук вакытта Хәкимов: "Конгресска системалык җитми. Сабан туен гына алыйк. Аны илкүләм дәрәҗәгә күтәрдек, әмма алга да барырга кирәк бит", ди.

Тарих институты җитәкчесе шулай ук Татарстанның иярчен каналына да тәнкыйди карашта тора икән.

"Телеканал татарчадан русчага һәм кирегә сикергәләве белән үк зыянлы. Аны бөтен дөньядагы тәҗрибәгә карап, ике параллель канал итеп формалаштырып була иде. Эчтәлегендә дә әллә ни алга китеш юк.

Әлбәттә, чит илләрдә яшәүче татарлар туган телне ишетү белән дә бәхетле. Кайчан телевизорны фон өчен дә кушып куялар. Бу фон туган телнең киләчәктә яшәве өчен зарур. Әмма тамашачыны дөньякүләм мәгълүмат агышы системасында тота белергә кирәк", ди Рафаил Хәкимов "Идел" журналы битләрендә.

"Алтын Урдага игътибар арта"


Шулай ук, әлеге язмада Рафаил Хәкимовка ул җитәкләгән Тарих институты, дәүләтнең тарихка мөнәсәбәте, бүгенге көндә өйрәнелә торган темалар турында да күп сораулар бирелә.

Алтын Урда харитасы
Тарих институты җитәкчесе сөйләшүдә әлеге фәнни йортның елына 50гә якын китап нәшер итүен хәбәр итә. Рафаил Хәкимов сүзләренчә, тарихчылар Европада хөкем сөргән "татарлар – варварлар" дигән фикерне үзгәртергә тырыша.

"Татар цивилизациясе" дигән сүзтезмә европалыларны тәшвишкә төшерә. Без исә аның чыннан да дөньяви дәрәҗәдәге цивилизация булуын күрсәтәбез һәм исбатлыйбыз. Шул ук Алтын Урда үз вакытында хәрби яктан да, мәдәни яктан да, икътисади яктан да көчле дәүләт була. Аны менә дигән юллар челтәре чорный – Европаның андыйны күргәне булмый әле. Алтын Урда Русия төзелүгә нигез була.

Византиядән Русия динне генә ала, дәүләтчелек механизмнары Алтын Урданыкы була. Һәм татарларның урта гасырлардагы империясе бүген беркайчан да булмаганча зур кызыксыну уята", ди Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG