Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Гарәп кризисы Бәһрәйндә дәвам итә


Бәһрәйн, Либия һәм Йәмәндә хөкүмәткә каршы чаралар дәвам итә. Бәһрәйндә дүрт кеше үлде. Либиядә “Ачу көне” игълан ителде.

Бәһрәйн башкаласы Манамага бүген танклар кертелде. Шәһәрнең Энҗе мәйданына сәяси реформалар таләп итеп чыккан халыкка каршы көч кулланылды, нәтиҗәдә кимендә дүрт кеше һәлак булды.

Манаманың үзәк мәйданына халык сишәмбе көнне җыела башлады. Халыкның 70% шигый мөселманнары тәшкил иткән, әмма хакимият сөнни патшалыгы кулында гына тупланган бу илдә сәяси реформаларны таләп итүчеләр чатырлар куеп таләпләре үтәлгәнче мәйданнан китмәячәкләрен белдергән иде.
Пикетчыларга каршы чаралар күп төрле була ала, боларның максаты - аларны үтерү иде.


Оппозициядәге шигый “Вәфак” фиркасе башлыгы Әбед Җәлил Хәлил, полициянең халыкны көч белән таратуын “чын террор” дип атады.

Бәһрәйннең рәсми мәгълүмат агентлыгы, эчке эшләр министрлыгының матбугат вәкиле генерал Тарик әл-Хәсән сүзләрен китереп, “иминлек көчләре мәйданга пикетчылар белән диалог кору мөмкинлеге калмагач кына керде”, дип хәбәр итте.

Патша Хәмәд бин Иса Әл-Хәлифә кешеләрнең үлемен тикшерергә кушты. Шулай ук, патша мәгълүмат чаралары һәм интернетка карата дәүләт контролен йомшартырга вәгъдә итте.

1971 елда Британиядән бәйсезлек алганнан бирле Бәһрәйндә хакимияттәге сөнни азчылык белән илнең шыгый күпчелеге арасында киеренкелек кимемәде. Шыгыйлар сөнни басымына зарланды.

Манаманың Энҗе мәйданы
Халыкара җәмәгатьчелек бу хәлләрне борчылу белән күзәтә, әмма әлегә кискен белдерүләрдән тыела.

Фарсы култыгында хәрби диңгез көчләрен тоткан АКШ кына Бәһрәйнне үз халкы хокукларын якларга чакырды.

“Бәһрәйн, төбәктәге барлык илләр кебек үк үз халкының хокукларын якларга, сүз иреген хөрмәт итәргә тиеш. Тарафларга көч кулланудан тыелырга кирәк. Бәһрәйндә һәм төбәктәге хәлләрне күзәтәбез”, диде Ак Йортның матбугат вәкиле Джэй Карней.

Соңгы атналарда протест кабынган барлык илләрне эшсезлек, бәяләрнең артуы, коррупция һәм авторитар җитәкчелек кебек күренешләр берләштерә. Җәзәир, Бәһрәйн, Иран, Үрдүн, Либия һәм Йәмәндә хөкүмәткә ризасызлык белдергән халыкны хөкүмәт көчләре көч кулланып таратты.
Либиядә "Ачу көнен" игълан итүчеләргә каршы президент Каддафине яклаучылар чыкты


Гарәп дөньясында хакимияттә иң озак – 40 елдан артык утырган җитәкче – Мөәммәр Каддафи хакимлек иткән Либиянең Бингази шәһәрендә Каддафине яклаучылар белән каршылык белдерүчеләр арасында бәрелешләр булган, 30лап кеше яраланган.

Европа Берлеге Либия хакимиятләрен “сүз иреген чикләмәскә” чакырды. Каддафи исә кичә телевидениедә ясаган чыгышында илдәге каршылык чаралары турында бер сүз дә әйтмәде, бары тик “АКШ курчакларының эше барып чыкмаячак”, диде.

XS
SM
MD
LG