Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вахитов видеосын Вахитов мәхкәмәсе экстремист дип тапкан


Айрат Вахитов, матбугат очрашуы, Мәскәү, 28.06.05
Айрат Вахитов, матбугат очрашуы, Мәскәү, 28.06.05

Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан Чаллы егете Айрат Вахитовның YouTube-тагы язмасын Казандагы район мәхкәмәсе экстремист дип тапкан. 4 минутлык шушы видео “Җиһадка ярдәм итүнең 39 ысулы һәм анда катнашу” дип атала.

Гуантанамодан кайтканнар язмышы
Татарстан эчке эшләр министрлыгы американнарның Гуантанамо төрмәсендә утырып алган Айрат Вахитовның (34) һәр адымын күзәтеп бара. Азат ителеп, азрак Татарстанда яшәгәч, 2007 елда ул Мисырга киткән. 2010 елдан бирле Әфганстанның Талибан карамагындагы җирләрендә яши дип фаразлана. Министрлык “Интерфакс”ка: “Без тапкан мәгълүматларга караганда, ул кабат талиблар ягында сугыша”, дип белдерә.

Берүк вакытта ул дини дәгъват белән дә шөгыльләнә икән - YouTube-та аның Айрат Әбү Йосыф исеме астында язылган өндәмәсе күренде. Вахитов анда урыс телендә ислам хәлифәтен торгызуны яклый, урта гасырлардагы татар яуларын хурлап телгә ала.

Татарстан прокуратурасы шикаяте белән аның шушы язмасын Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе экстремист материал дип тапты. Ул федералларның юстиция министрлыгы алып барган экстремист язмалар исемлегенә кертеләчәк.

Прокуратура белдерүенчә, әлеге видеоязма бик җентекләп тикшерелгән. Белгечләр анда бары тик бер дингә генә мәдхия җырлау, шәхеснең аңын томалау юнәлешендә булуын, дошманлык хисе тәрбияләүгә этәргеч бирүен, бер динне икенчесенә каршы кую бар дигән фикергә килгән.

“Җиһадка ярдәм итүнең 39 ысулы һәм анда катнашу” дип аталган язманы интернетта Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күреп ала һәм бу хакта республика прокуратурасына хәбәр итә.

Чыгышы белән Чаллыдан булган Айрат Вахитов, тагын 8 урыс ватандашы белән Әфганстанда Талибан ягында сугышуда шикләнелеп, 2003 елда американнар тарафыннан кулга алынган иде. Шуннан соң ул бер ел Гуантанамо төрмәсендә ябылып тотылды, аннан чыгарылгач, Русиягә кайтты һәм анда да 2005 елда милиция тарафыннан бер тоткарланган иде.

Бәйле язмалар

Германия Равилне кабул итәрме?
Гуантанамодан кайтканнар язмышы
XS
SM
MD
LG