Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:58

Инде ун ел Мәскәүдә эшләп килгән Islam.ru сәхифәсе редакциясе Махачкалага күчерелә. Ул хәзер Дагыстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә караячак. Сәхифәнең элекке җитәкчесе монда Русиядәге исламофобларның “кулы уйнаган” дип саный.

Islam.ruны соңгы ун елда Русия мөселманнары турында иң күп мәгълүмат биреп килүче сәхифә дип әйтергә мөмкин. Әгәр федераль мәгълүмат чаралары мөселманнарга бәйле вакыйгаларга бер төрле яктыртса, Islam.ru аның бөтенләй икенче ягын ача иде. Шундый мисалларның берсе – Ростов шәһәре имамы Дамир Бикмаевка бәйле язма.

Әгәр “Интерфакс” аның коралланган килеш сугышчылар төркемендә тоткарлануын язса, Islam.ru Бикмаевны көч структуралары интернет клубтан алып китүен белдерде.

Бу Islam.ruның рәсми мөфтият кулына күчерелүе алдыннан иң соңгы язмаларның берсе иде. Һәм дәүләт басмаларыныкыннан нык аерылып торган мондый мәгълүмат анда шактый булды.

Күрәсең, әлеге хәл кемнәргәдер ошап бетмәгән. Islam.ruны оешканнан бирле җитәкләп килгән Ринат Мөхәммәтов бу исламофобларның эше дип саный.

“Русиядә исламофобларны яклаучылар челтәре киң җәелгәне мәгълүм. Бу соңгы вакытта аеруча да яңгыраш ала башлады. Бигрәк тә интернетта моны ачык күрергә була. Әлеге исламофобчыларның фикерләрен яңгыратучы һәм рәсми йөзе булып нигездә Роман Силантьев тора. Хәтта Islam.ruның Мәскәүдән күчерелүе хакында аңлатманы да беренче булып Силантьевның яңгыратуы монда шул исламофобларның басымы булган дип уйларга нигез тудыра. Бары аннан соң гына Дагыстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми белдерүе чыкты. Һәм ул Силантьевныкына тәңгәл килә иде”, ди ул.

Иганәченең фикере ник үзгәргән?

Islam.ruны ун ел дәвамында Дагыстан парламенты депутаты, “Махачкала диңгез сәүдә порты” ширкәтенең элекке җитәкчесе Габдесупьян Хархаров финанслап килде. Мөхәммәтов әйтүенчә, сәхифә хиссәләренең өчтән ике өлеше Хархаровта, ә калганы редакция хезмәткәрләрендә булган.

Хархаровның ун елдан соң кинәт кенә үз хиссәләрен Дагыстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә бирү сәбәпләрен төгәл генә әйтүче юк.

“Ул үзе дә бу хакта безгә берни аңлатмады. Ләкин бу сәбәпләрне инде чамаларга була”, диде Мөхәммәтов.

Islam.ru сәхифәсе әлегә эшләми. Хәзер анда яңа хезмәткәрләр туплана. Җитәкчесе итеп Дагыстан мөселманнары Диния Нәзарәте хезмәткәре Морат Османов билгеләнгән. Ул хәзер сәхифәдә ислам кануннарын тикшерүләрен һәм аның кайчан ачылачагы билгеле түгеллеген әйткән. Ләкин Мөхәммәтов фәнни мәкаләләр, публицистика, аналитик язмаларның тикшерелүен аңламый.

Контрольне арттырмакчылар

Османовка Islam.ruдагы яңалыклар да, анда язучы авторлар да ошамый торган булган.

“Барысын да әйтеп булмый. Әмма араларында шундыйлар бар иде. Аеруча да соңгы вакытта ошамаган әйбер күп булды”, диде ул “Азатлык”ка.

Ләкин мисаллар сорагач, Османов җавап бирә алмады.

“Мин хәзер һава аланында, соңрак шалтыратыгыз”, диде ул.

Османов шулай ук хәбәрчеләр Татарстан, Башкортстан, Мәскәүдән җәлеп ителәчәген әйтте.

“Исламга файда китергәннең барысын да кулланачакбыз”, диде ул.

Ләкин Русиядәге мөселман журналистлары берлеге җитәкчесе Радик Әмиров сәхифәнең элекке сәясәте тулысынча үзгәрәчәк дип саный.

“Алар шулай итеп контрольне арттырмакчылар. Бу исламофоблар Русия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинга каршы сәясәт алып баралар. Алар ярдәмендә хәзер Мәскәүдә генә дә берничә мөфти булды”, ди ул.

Төньяк Кавказның Мәскәү кубызына биюе беренче тапкыр гына түгел. Президент атамасын бетерү мөрәҗәгате белән дә нәкъ андагы депутатлар чыккан иде. Ә исламофобларга мондый төбәкләр булуы файдага гына.

Әлбәттә, Islam.ru хиссәләрнең бер өлеше элекке хезмәткәрләр кулында кала. Һәм канун нигезендә алар андагы сәясәткә тәэсир итәргә хокуклы.

“Акционер җәмгыятьләр турында канун бар. Һәм без аны кулланачакбыз. Әгәр канун нигезендә эшләргә мөмкинлек булса инде”, ди Мөхәммәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG