Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

“Башкортстан татарлары” берлеге рәисе, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамил Бигнов Уфадагы “Өмет” татар яшьләре газетасы редакциясендә журналистлар белән очрашты.

Сөйләшү барышында Башкортстан татарларының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен тулырак канәгатьләндерү юнәлешендәге бурычлар, матбугат белән хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

Рамил Бигновның нәкъ менә “Өмет” газетасы иҗат көчләре белән очрашуга килүе гаҗәп түгел. Биредә тәҗрибәле журналистлар һәм оста техник хезмәткәрләр эшли, басманы укымлы итеп чыгару өчен бар тырышлыгын сала.

Талантлы журналист һәм тәҗрибәле баш мөхәррир Рәдис Ногманов җитәкчелек итә башлаганнан бирле “Өмет” газетасы соңгы елларда үз укучыларын тотрыклы саклап килә. Әле быелгы беренче яртыеллыкка да аңа 30 меңнән артык абунәче язылган. “”Өмет” газетасы Башкортстан, Русия, Татарстан күләмендә оештырылган төрле иҗат бәйгеләрендә һәрдаим югары урыннар яулый.

Быел июль аенда “Өмет” газетасы оештырылуга 20 ел тула. Бу күркәм юбилейны популяр басманың иҗат көчләре яңа идеялар белән каршы алырга җыена. Республика җитәкчелегенә яңа хакимиятләр килгәч, журналистларга үзләренең сәләтләрен тулырак ачу мөмкинлекләре дә артты.

Журналистлар бүгенге очрашуда “Башкортстан татарлары” берлеге рәисенә бик күп сораулар бирде. Ике сәгатьтән артык барган сөйләшүдә республика татарларының көнүзәк бурычлары да, милли оешмаларның аларны хәл итү юлындагы эш алымнары да тикшерелде. Татарстан рәсми хакимиятләре һәм андагы татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгыту хакында да сораулар һәм төпле җаваплар яңгырады ачыктан-ачык һәм ихлас сөйләшүдә.

Рамил Бигнов “Өмет” газетасы журналистлары эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә татар милләте хакына бергәләп эшләрбез, дигән ышаныч-теләген белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG