Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:19

Григорий Рапота Уфада эш сәфәрендә булды


Рөстәм Хәмитов (c) Дмитрий Медведевны каршылый. Уртада Григорий Рапота, Уфа, 11 февраль 2011

Рөстәм Хәмитов (c) Дмитрий Медведевны каршылый. Уртада Григорий Рапота, Уфа, 11 февраль 2011

Русия президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Григорий Рапота Башкортстанга эш сәфәренә килде. Биредә ул берничә очрашу үткәрде.

Григорий Рапота Уфадагы Ак йортта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы булып хезмәт хаклары бурычлары мәсьәләсен хәл итү торды. Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, хәзерге вакытта Башкортстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә түләнүче хезмәт хаклары буенча бурычлар юк. “Ә менә коммерция оешмаларында һәм ширкәтләрендә бу җәһәттән эшләр хөрти, - диде Рөстәм Хәмитов. – Аларда хезмәт хаклары бурычлары электән үк җыела килә. Тик аларга басым ясавы җиңел эш түгел”.

Григорий Рапота Уфада кадрлар сәясәте буенча Идел буе федераль округы килештерү шурасы утырышын да үткәрде. Анда урыннарда кадрлар сәясәтен көйләү мәсьәләләре тикшерелде. Күптән түгел ил президенты Дмитрий Медведев Уфага килеп Русия Дәүләт шурасы утырышын үткәргәндә төбәкләрдә кадрлар сәясәтендә “тайпылышлар” булуын әйткән иде. Кешене милләтенә карап кына югары вазифаларга билгеләүгә ишарә итеп әйтте ул үз сүзләрен.

Әле Григорий Рапота үткәргән киңәшмәдә дә кадрларны билгеләгәндә баланс булырга тиешлеге ассызыкланды. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов исә бу утырышта муниципаль хезмәткәрләрне эшкә тәгаенләүдә федераль кануннарга үзгәреш кертү кирәклеген әйтте.

Григорий Рапота Уфада баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белән дә дә очрашты. Тукай урамындагы мәчеттә булганда Григорий Рапота биредәге биналарны карады. Тәлгать хәзрәт исә Уфада апрель башында төзелә башлаячак зур мәчетнең проекты белән таныштырды.

Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, яңа мәчет Уфаның иң зур урамнарының берсе – Октябрь проспекты белән Трамвай урамы чатында төзеләчәк. Яңа Аллаһ йортына нигез ташларын апрель башында ук салу күзаллана. Төзелеш өч ел чамасы барыр дип көтелә.

Яңа мәчет 3300 кеше сыйдырышлы була. Аның янында ук шәкертләр өчен мәдрәсә, Русия Ислам академиясе, китапханә, ашханә дә төзелә. Мәчеттә төрле гыйбадәтләр кылу өчен барлык уңай шартлар булдырыла.

XS
SM
MD
LG