Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан телевидениесе журналистлары җитәкчедән канәгать түгел


Башкортстан телевидениесе
Башкортстан телевидениесе

Башкортстан Юлдаш телерадиокомпаниясе тирәсендә зур гауга кубарга охшаган. Анда эшләүчеләр яңа җитәкче -- Гүзәл Ибраһимова өстеннән республика президентына ачык хат язды.

Әлеге ачык хатка илледән артык кеше кул куйган. Шулай да, имзаларын салучылар, исем-шәрифләрен күрсәтмәгән. Әлеге ачык хат Башкортстанның бәйсез интернет сәхифәләрендә җомга көнне дөнья күрде.

Былтыр җәй республикага президент итеп Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгәч, күп тә үтми Башкортстанның төп телевидение каналының җитәкчесе дә алмаштырылган иде. Элекке җитәкче Рәмис Дәүләтбаев эшеннән алынып, бу вазифага Уфа шәһәренең “Вся Уфа” телевидениесе башлыгы Гүзәл Ибраһимова билгеләнде.

Яңа себерке яңача себерә дигән кебек, Гүзәл Ибраһимова да Башкортстанның төп телевидение каналында үзгәртеп корулар башлый. Кадрлар сәясәтенә дә, тапшырулар форматына һәм эчтәлегенә дә кагылышлы бу үзгәртүләр. Кемнәргәдер бу үзгәрешләр уңай күренсә, башка берәүләргә ул ошап бетми.

Гүзәл Ибраһимованың җитәкчелек алымнарына карата дәгъвалар беренче айларда ук ишетелә башлаган иде. Инде менә Башкортстан Юлдаш телевидениесендә эшләүчеләр, җәмгысе илледән артык кеше, президент Рөстәм Хәмитовка ачык хат юллап, Гүзәл Ибраһимованың эш алымнарыннан канәгать булмауларын җиткергән.

Әлеге хатны язучылар кайбер тәҗрибәле журналистларның эшләреннән алынуы, хезмәт хакларының тоткарлык белән бирелүен, башкорт телендәге тапшыруларның кискен кимүен бәян итә.

Президент исеменә ачык хатта журналистларның гел курку астында эшләве, Гүзәл Ибраһимованың телевидениегә туган-тумачаларын һәм дусларын эшкә алуы хакында да әйтелә.

Шушы хатка карата фикерләрен белү максатында, “Азатлык” хәбәрчесе Гүзәл Ибраһимованың үзенә мөрәҗәгать итәргә булды. Әмма аның ярдәмчесе Гүзәл ханымның эштә булмавын әйтте һәм бүген бәлки булмаячактыр да диде.

Шуннан соң телевидениедә эшләүче берничә хезмәткәргә дә мөрәҗәгать иттек. Алар үз исемнәрен атамауны үтенеп, чынлап та бу хатның күп кешеләр тарафыннан имзаланганын әйтте. Алай гына да түгел, хәтта бер төркем кеше президент Рөстәм Хәмитовның үзенә дә кергән, дип белдерде алар. Билгесез калырга теләгән журналистлар әйтүенчә, телевидение җитәкчесе ачык хат әзерләгән хезмәткәрләрне эзәрлекли дә башлаган.

Башкортстан телевидениесендәге үзгәрешләрнең уңайга булмавын республика татар җәмәгатьчелеге дә белдерә. “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе урынбасары Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, республикада татарлар халыкның өчтән бер өлешен тәшкил итә, шулай булгач татарча тапшырулар да телевидениедә 30% булырга тиеш.

“Моны без ничә еллар буена таләп итеп килә идек. Ә хәзер хәтта татар телендәге бердәнбер “Рәйхан” тапшыруын да туктаттылар. Аның урынына бар милләтләргә бүленгән “Бизәкләр” тапшыруында нибары 13 минут вакыт бирелә”, ди Илдар Габдрафыйков.

Башкортстан Юлдаш телевидениесе тирәсендәге низаг озакка бармаска да мөмкин диючеләр бар. “Әле президент исеменә язылган ачык хат, телевидение башлыгына карата ризасызлыкның башы гына, Гүзәл Ибраһимова вазифасыннан алынмаса, журналистлар башка чараларга да күчәчәк”, дип белдерде үз исемен әйтмәүне үтенгән бер журналист. Ләкин ул бу чараларның нидән гыйбарәт булуын атамады.
XS
SM
MD
LG