Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Бәһрәйндә кичәге бәрелеш корбаннарын җирлиләр


Бәһрәйндә протест чараларын көч белән бастыруда һәлак булганнарның җеназасына меңнәрчә кеше җыелды.

Җыелган халык хөкүмәткә каршы шигарьләр кычкырды.

Пәнҗешәмбе иртән башкала Манаманың үзәк мәйданына җыелган йөзләрчә кешене иминлек көчләре куып таратканда дүрт кеше һәлак булды, 200-дән артык кеше яраланды.

Бу атнада Бәһрәйндәге бәрелешләрдә һәлак булучылар саны алтыга җитте.

Халкының 70 проценты шыгыйлар булса да, сөнни монархия тарафыннан идарә ителгән Бәһрәйндә демонстрациячеләр киңкүләм реформалар үткәрүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG