Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар мәгарифенә кемнәр каршы?


Татарстанда һәм бөтен татар дөньясы мәркәзе булган Казанда милли мәгарифнең хәле, торышы ни хәлдә? Башкалада милли мәгарифкә кемнәр аяк чала?


Татар мәктәпләре әле һаман да иске биналарда, балалар бакчаларында урнашканмы? Казанда яңа татар мәктәпләре төзергә җыеналармы? Ата-аналарның милли мәгарифкә карашы ничек?

Милли мәгариф торышы беренче чиратта татар зыялыларын борчый, уйландыра. Бу уңайдан галимнәр, язучылар, мәгариф өлкәсендә эшләүче түрәләр Каюм Насыйри музеенда милли мәгариф турында фикер алышты.

Әлеге очрашуда Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, язучы Рабит Батулла, тарихчылар Фаяз Хуҗин һәм Дамир Исхаков катнашты. Сөйләшү үзенә күрә сорау-җавап, фикер алышу рәвешендә барды.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятовка таякның иң каты ягы эләкте. Аңа мәгариф министрлыгы, республика хакимиятенең татар милли мәгарифе өлкәсендә эшләмәгән эшләре өчен зыялылар каршында җавап бирергә туры килде.

Саша Долгов.
Илнар әфәнде, хәзер Казанда милли мәгариф ни хәлдә?

Илнар Һидиятов.
Урыс телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәптә татар теле, әдәбияты дәресе укытып кына баланың күңелендә, бәлки, милли үзаң уятырга мөмкиндер. Әмма тулысы белән үз халкына хезмәт итүче бала тәрбияләү бик авыр. Шуңа басымны татар мәктәпләренә юнәлтергә кирәк.

Анда татар теле фән буларак кына укытылмый, ана телендә фәннәр укытыла, тәрбия эшләре алып барыла. Татар мәктәпләре бу юнәлештә эшне алып бара. Моңа татар телендә уза торган фәнни җыеннар, мәдәни чаралар да ярдәм итә.

Илнар Һидиятов
Ә инде урыс телендә белем биргән мәктәпләргә килсәк, кызганыч, анда балаларның татар телен белү дәрәҗәсе күпкә түбәнрәк. Чөнки уку, тәрбия эше урыс телендә бара.

Аннан соң мәктәпне тәмамлагач, татар теленең җәмгыятьтә никадәр кирәклеген балалар да, әти-әниләр дә бик яхшы аңлый. Кызганыч, без шушы киртәләрдән чыга алмыйбыз. Әйтик, Татарстанда татар телендә имтихан бирә алмыйбыз. Бу – төп күрсәткеч.

Саша Долгов.
Мәгариф өлкәсендә яңа стандартлар кабул ителде. Анда татар теленә урын бармы? Татар телен укыту мөмкин булачакмы?

Илнар Һидиятов.
Әлегә икенче буын дәүләт стандартлары гамәлгә кермәде. Стандартлар кабул ителде, әмма икенче буын стандартлары нигезендә белем бирмибез. Укытуга Татарстан өчен тәкъдим ителгән өченче вариант алынды. Анда татар теленә бернинди чикләү куелмаган дип әйтер идем. Беренче сыйныфларда урыс теленә караганда сәгатьләр күбрәк куелган. Урыс теле һәм әдәбияты дүрт, татар теле белән әдәбият биш сәгать укытыла.

Ә икенче сыйныфта урыс теле бер сәгатькә күбрәк булса, татар теле бер сәгатькә кимрәк. Ягъни шушы өченче вариантны сайлаганда, нигездә сәгатьләр саны канәгатьләндерә.

Ләкин инде урта буын стандартларын куллансак, анда урыс телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятына өч сәгать вакыт бирелә. Башлангыч сыйныфта телне укыту мөмкинлеге күпмедер булса да, алга таба сәгатьләр саны кими.

Телләрне тигез күләмдә укыту канунда язылган. Аны беркем тыймаган. Мәктәпләрдә хәзер дә шулай укытабыз.

Фәндәс Сафиуллин.
Ни сәбәпле Татарстан мәгариф министрлыгы 309нчы канунны яклап килә? Имеш, безгә бер куркыныч янамый. Шул канун кысаларында да татарча укытуны хәл итеп була, дип саный?

Илнар Һидиятов.
Министрлыкның һәрвакыт яклау-якламавын әйтә алмыйм. 309нчы канунны берничек тә якламыйм. Беренчедән, бу – федераль стандартлар. Укыту планнары әлеге стандартлар кысасында кабул ителә. Алар теләсә кайчан үзгәреш кичерергә мөмкин.

Фәндәс Сафиуллин.
Казанда яңа татар мәктәпләре ачу турында нәрсә билгеле. Хәзерге көндә ташландык балалар бакчаларында урнашкан татар мәктәпләрен, гимназияләрен нормаль биналарга чыгару мәсьәләсе ничек тора?
Сулдан: Фәндәс Сафиуллин, Илнар Һидиятов


Илнар Һидиятов.
Казанда ике яңа татар балалар бакчасы ачылды.

Фәндәс Сафиуллин.
Мин мәктәпләр турында сорыйм.

Илнар Һидиятов. Бөтенесен дә алыйм инде. Кызганыч, соңгы елларда яңа татар мәктәпләренең ачылганы юк.

Фәндәс Сафиуллин. Анысын беләбез инде.

Илнар Һидиятов. Киләсе ике елда Казанда мәктәпләр төзү планлаштырылмый.

Дамир Исхаков.
Спорт сарайлары төзибез.

Илнар Һидиятов. Казанда беренче планда балалар бакчалары ачу тора.

Фәндәс Сафиуллин. Тагын бер сорау. Казанда 177 санлы XXI гасыр мәктәбе салынды. Икенчесе, 178нче мәктәп, Совет районында ачылды. Аны татар гимназиясе булыр дип көттек. Берсе урыс булгач, икенчесе татар булырга тиеш иде. 178нче мәктәпне татарныкы итүгә кем каршы төште?

Илнар Һидиятов. Соңгы ике елда ике генә мәктәп ачылмады. Икәү генә түгел – өч мәктәп.

Фәндәс Сафиуллин. Кем каршы төште?

Рабит Батулла. Исемен әйт, диген!

Илнар Һидиятов. Исемен белсәм, әйтер идем, әлбәттә. Кызганыч, әйтә алмыйм шул. Бу бит мәгариф идарәсе дәрәҗәсендә генә хәл ителгән әйбер түгел. Мәктәпне татарныкы итеп ачуга каршы төшүчеләрнең фамилияләрен атый алмыйм.

Рабит Батулла. Яшисе бар бит әле.

Илнар Һидиятов. Яшисе бардан түгел, ул турыда беркемнең дә миңа әйткәне юк.

Фәнзилә Җәүһәрова. Поликультур мәктәпләрдә балага тапкырлау сүзенең урысчасын умножение сүзен бирәбезме? Әллә бала умножение сүзен генә кулланамы?

Илнар Һидиятов. Параллель бирәбез.

Фаяз Хуҗин. Тормыштан чыгып әйтәм инде. Минем кызым 10нчы микрорайонда яхшы гына татар гимназиясен бетерде. Башлангыч сыйныфта барлык фәннәр дә татарча алып барылды. Әмма 5-11 сыйныфларда фәннәр 90% урысча укытылды. Бу татар гимназиясе дип атала.

Казанда татар гимназиясен бетергән студентлардан сорыйм: сез фәннәрне татарча укыдыгызмы? Юк, диләр. Бер караганда, татар гимназиясе дип тамга куябыз. Казанда бар фәннәрне дә татарча укыткан мәктәп бармы?

Дамир Исхаков.
Нәрсә ул татар гимназиясе, дигән сорау туа.

Фаяз Хуҗин. Күптән түгел генә укытучылар белән сөйләштем. Алар да татарчаны күбрәк укытырга дип йөри, кайвакыт министрга да барып җитәләр. Ә министр киресен әйтә.

Фаяз Хуҗин
Бер математика укытучысы сөйләде. Аның яхшы укучысы математикадан БДИны теләгәнчә тапшыра алмаган. Ни өчен? Тесттагы урысча сүзне татарчага дөрес тәрҗемә итмәгән икән. Бу турыда махсус барып, мәгариф министрына әйткән.

Министр балаларны 10-11 сыйныфларда балаларны урысча укытырга киңәш иткән. Укытучы, министр үзе безгә шулай дип әйтә дип, министрлыктан шаклар катып кайткан. Ә бит министр көрәшергә тиеш. Көрәшмибез! Бөтенесен дә бик җиңел генә Мәскәүгә бирәбез. Мәскәү әйтте, имеш.

Хәзер яңа стандарт чыгарга тора. Балалар татар телендә укымаячак. Анда ОБЖ, физкультура, Русия дөньяда фәннәрен мәҗбүри укытачаклар. Мондый юл белән барсак, татар теле һәм әдәбиятын берәү дә өйрәнмәячәк. Бик куркыныч нәрсә. Көрәшмәсәгез шулай булачак. Тел – мәдәниятнең нигезе. Казанда саф татар гимназияләре бармы?

Рабит Батулла.
Юк инде, юк.

Илнар Һидиятов.
Юк дип әйтү белән килешмим. Казанда 40 татар мәктәбе бар. Аларның яртысында татар сыйныфлары белән урысныкы да бар.

Фаяз Хуҗин. Татар мәктәбе булды бу.

Илнар Һидиятов. Бу – татар мәктәбе. Безнең төп максат – аларны тулысынча татар мәктәпләренә әйләндереп бетерү. Моны эшләү бик авыр. Чөнки тулысы белән татарча укытуга күчәргә таләп итсәк, икенче яктан министр урыс телендә укытыгыз дип әйтеп җибәрә.

Фаяз Хуҗин. Министрның шулай дип әйтүе бик кызганыч.

Илнар Һидиятов. Кызганыч. Бу юнәлештә булдыра алган кадәр көрәшәбез. Сезнең белән бергәләп көрәшергә тиешбез. Мәсьәләне кәгазь язып кына хәл итеп булмый башлады.

Фаяз Хуҗин. Хәзер министрлыкта татарча сөйләшүче түрә табып булмый.

Илнар Һидиятов. Фәндәс абыйның иске биналардан мәктәпләрне күчерү турында соравына җавап биреп бетермәдем. Бүген 12нче татар кызлар гимназиясенә Декабристлар урамында яңа бина төзеп бетереп киләләр. Мәктәп яңа елга күчәргә тиеш иде. Ләкин ниндидер сәбәпләр белән һаман күчә. Нигездә эше төгәлләнгән.

Шулай ук беренче сентябрьдән 20нче татар мәктәбе типлаштырылган бинага күчерелде. Дөрес, ул яңа бина түгел.

Фәндәс Сафиуллин. Мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов татар теле мәктәпләрдә калачак, дип адаштырып йөри. 309нчы канун нигезендә татар телен укытуга бер минут та каралмаган. Гомумән, милли компонент төшереп калдырылган.

Әгәр дә яңа стандартны мәктәпләргә кертсәләр, шуның белән мактанабыз, булдырдык дибез икән, бу инде Русия канунына каршы килә. Татар телен мәктәпләрдә укыту – канунны бозу! Бу – җинаять!

Теләсә кайсы район прокуроры карар кабул итсә, мәктәпләрдән татар теле чыгарып атыла. Юк бу. Ышанмагыз моңа. Алдау. Әмма министрның шуны хуплап йөрүен аңламыйм.Ул аны үзе аңламыймы, әллә ул аңламаганны мин аңламыйммы? Башка сыймый.

Татар мәгарифенә аркылы ятучы кеше – беренче чиратта Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов. Әле менә Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов яшьләр министры итеп билгеләнде. Аңа 20нче гимназиянең бер активисты белән бергәләп керергә йөрдек. Кереп булмады. Ә мәктәп мәйданында ресторан төзеп куйдылар. Чөнки мәктәп бинасы кемгәдер сатылган. Моны прокурорга яздык. Мәктәпнең ишегалды кемгә бирелүен һаман да сер итеп саклыйлар. Ул бина мәктәпнеке түгел. Аның яшерен хуҗасы бар. Ул аны берзаман тартып алачак.
Фәндәс Сафиуллин


178нче мәктәпне татар гимназиясе итәбез дигәннәр иде. Иң беренче каршы төшүчесе кем дисез? Совет районы башлыгы иптәш Алексей Песошин. Ул татар мәктәбен халыктан акча җыеп салырга киңәш итте. Мәчетләр саласыз бит, диде. Менә шул кешене татарга каршы эшләгән өчен Казан башкарма комитеты җитәкчесе итеп куйдылар. Хәзер ул сәясәтен шәһәр күләмендә алып барачак. Аны кем күтәрде? Шәһәрнең үзенең хуҗасы.

Татар мәгарифенә каршы булган икенче кеше – ул Казан мэры Илсур Метшин. Әле тагын мин исән чакта татар мәктәпләре булмаячак дип йөрүче бер түрә хатын бар. Татарны кысу максаты бу. Татар мәгарифенә каршы булган өстәге кешеләрне әйтеп тормый. Аларын үзегез дә беләсез.

Саша Долгов. Рабит әфәнде, шәһәр җирендә татар теле укытуны ничек җайга салып була? Моның юллары бармы?

Рабит Батулла. Урысларның үзләренә татарча укытуны кертергә кирәк. Әгәр аттестатка татар теленнән билге куелмаса, татар теле беркайчан да дәүләт теле була алмый. Алар аннан өйрәнергә мәҗбүр булачак.

Бу – булган әйбер. 1926 елда Татарстанда татар телен өйрәтү системасы кертелә. Дүрт ел эчендә бөтен урыслар да татар телен өйрәнә, Тукайны акцентсыз укый башлый. Минем алар белән сөйләшкәнем бар. Ул вакытта укыту сыйфаты шундый шәп булган була. Нигә шуңа кайтмаска? Менә ул вакытта татар да, урыс та тигез булыр иде.

Рабит Батулла
Баламны татарча укытыр идем, ләкин янда мәктәп юк. Алдан ук һәлакәткә куелган бит. Ничек итеп татар кешесе татарча укытсын? Ул урысча укытырга мәҗбүр. Ике балам да урыс мәктәбен бетерде, чөнки борын төбендә татарныкы юк.

Үз телебездән үзебез үк баш тартабыз. Үз ирке белән халык беркайчан да ана теленнән баш тартмый. Димәк, без кысаларга китереп кысылган. Без мәҗбүр. Хәзер гел милләтләр дуслыгы турында сөйлиләр, чөнки асларына су керә. Русия милли мәсьәләне хәл итмичә, алга таба бара алмый.

Хәзер зыялылар милләтне саклап калырга тиеш. Әйдәгез хатлар языйк, бәлкем, берәр нәрсә эшләрбез?

Фаяз Хуҗин. Бөтен әйбергә бер кеше гаепле. Шулай дип уйлыйм. Президент. Күпме мактадык үзен, ләкин тәнкыйтьләмәдек. Хәзер бөтен планнарны, теләкләрне президент исеменә җибәрергә кирәк. Чөнки президент бармак селкетмәсә, республикада бернәрсә дә булмый.

Дамир Исхаков. Тел мәсьәләсендә иң авыр урын Татарстан эчендә түгел – читтә. Татар конгрессы белән күп җирләрдә булам. Күпчелек төбәкләрдә татар мәктәпләре инде бетте. 10 ел эчендә Башкортстанда татар мәктәпләре ике тапкыр кимеде.

Татарстан эчендә әле аяк терәп бераз тартышабыз, әмма бик начар хәрәкәт бара. Тиздән бит татар авылы бетәчәк. Шәһәрдә татар мәктәбен үстерергә әлегә әзерлек юк. Казан эчендә зур эшләр майтарып булмый. Моны без туктата алмыйбыз. Ул барачак һәм алга таба нәрсә булып бетәчәге билгеле түгел.
Дамир Исхаков


Бу хәл бик озакка бармас. Чөнки Русиянең эчке хәле яхшы түгел. Берәр яңа нәрсә булыр. Ә безгә бераз аякны терәргә вакыт. Без бик нык артка чигендек. Ул кадәр китәргә кирәкми иде. Чөнки аякны терәсәк, Мәскәү үзенең позициясен бераз бирә. Менә 309нчы канунда татарга берни юк, әмма аякны терәсәк, бераз безнең файдага стандартлар булдыра башлыйлар.

Дөрес, моның белән генә мәсьәлә хәл ителми. Хәзер җәмәгатьчелек тавышы, язу, кычкыру да кирәк. Шуларны эшләсәк, бәлки, берәр нәрсә булыр.

Саша Долгов. Чыннан да кем гаепле соң шәһәр җирендә милли мәгарифнең үсә, ныгый алмавына? Бар гаепне Русиянең милләтләргә каршы алып барылган сәясәтенә, җирле түрәләрнең битарафлыгына кайтарып калдырганчы, татар милли мәгариф системасының асылы – төп концепциясе булмауны искә алырга кирәк.

Бүгенгә кадәр чын татар мәктәбенең концепциясе төзелмәгән. Күп очракта милли мәктәп дигән әйбер урыс мәктәбенең татарча күчерелмәсе генә булып кала. Ягъни бала татарча укый, ә аңа карап кына милли аң тумый. Менә болар турында алга таба да сөйләшергә, фикер алышырга кирәк.
XS
SM
MD
LG