Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: Тукай, Җәлил һәм джинсы чалбар


Петербур шәһәрендә "Яңарыш" проектларын тәкъдим итү
Петербур шәһәрендә "Яңарыш" проектларын тәкъдим итү

Соңгы атнада Татарстанда һәм татар милләтенең мәркәзе булган Казанда бик күп сәяси һәм мәдәни вакыйгалар булды.


Илһам Шакиров һәм Муса Җәлилнең туган көннәре, 2011 елны Тукай елы дип игълан итү, мөселман өммәтендәге четерекле хәлләр, метро төзелеше, һәйкәлләрне яклау, Халыкара туган тел көненә әзерлек чаралары игътибар үзәгендә булды.

Тукай тагын Петербурга барды

Билгеле булганча, Габдулла Тукай 1912 елда ул вакыттагы Русия империясе башкаласы булган Петербур каласына барган. Юеш һәм салкын бу шәһәрдә бөек шагыйрь күңелле көннәр кичермәсә дә, бу вакыйга Петербур тормышында тирән эз калдырган.

Берничә ел элек биредә Тукайга һәйкәл куелды, ә узган атнада Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең Петербурга эш сәфәре милли тарих һәм Г.Тукай белән бәйле иде.

Биредәге Борис Ельцин исемендәге президент китапханәсендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондын һәм аның проектларын халыкка күрсәттеләр. Изге Болгар һәм Зөя шәһәр утравындагы тарихи һәйкәлләр, анда төзеләчәк корылмаларның макетлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.

“Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев шушы изге эшкә ярдәм күрсәткән кешеләргә һәм оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырды. Татар яшәгән һәр төбәктә, бигрәк тә Русиянең элекке башкаласында Шәһри Болгар һәм Зөядә барган эшләр белән кызыксыналар. Губернатор Валентина Матвиенко Петербурның реставраторлар тәҗрибәсен кулланырга ярдәм итәчәк.

Петербурда Пушкин исемендәге атаклы музейда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ябылды. “Мин мәңгелеккә омтылам” дигән күргәзмә белән хушлашу чарасында Миңтимер Шәймиев һәм башка Казан кунаклары катнашты. Тукайның быелгы Питерга сәяхәте куанычлы һәм илһамлы вакыйга буларак танылды.

Татарстанда һәм дөнья мәдәниятендә Тукай елы

2011 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел тула. Шул уңайдан узган атнада Татарстан президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан итү турында фәрман чыгарды.

Ни кызганыч – Русия күләмендә мондый ел игълан ителмәгән, ителсә дә, агымдагы елда дәүләт чыгымнары инде бүленгән. Шуңа күрә федераль хакимият Русиядә Тукайга багышланган чараларага матди ярдәм күрсәтә алмый. Аның каравы Берләшкән милләтләр оешмасының ЮНЕСКО берлеге буенча Русия комиссиясе рәисе Сергей Лавров Габдулла Тукайга багышланган проектларны халыкара күләм дәрәҗәдәге вакыйгалар рәтендә гамәлгә кую турында белдерү ясады.

15 февраль – истәлекле көн

Бу көнне ел саен татар халкының газиз җырчысы Илһам Шакировның элекке язмалары яңгырый, хәзерге тавышы да халыкка ишетелә. Быел да Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт зурлап оештырылды, анда иң күренекле җырчылар катнашты.

Бу концерт кичке якта булса, көндезге сәгать 12дә шагыйрьләр, тарихчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре Милли музейда төп нөсхә йоласына килделәр. 105 ел элек 15 февральдә туган Муса Җәлилне искә алу вакытында музей фондларыннан атаклы Моабит дәфтәре чыгарыла.

Якында гына урнашкан Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу, шигырьләр уку рәсми мәгълүмат чараларында зурлап яктыртылды.

Капкан саен калҗа булмый

Казанны Русиянең иң көчле спорт мәркәзе дип саныйлар. Шулай да бу атнада Татарстан җанатарлары авыр хисләр кичерде. Футбол буенча Европа илләрендә чемпионлыкка ирешкән клублар арасында оештырылган ярышта Казанның "Рубин" футболчылары Һолландиянең "Твенте" такымы белән уйнады.

Бу матчны Казанда уйнарга тиеш булсалар да, һава шартлары футбол тибәрлек түгел иде. 20 градустан салкынрак урында туп тибеп булмаганлыктан, казаннар УЕФАдан Владикавказ, Ростов якларында уйнарга рөхсәт сорадылар. Ләкин Европа түрәләре моңа каршы чыкты.

Нәтиҗәдә бу уенны Мәскәүнең "Лужники" стадионына күчерделәр. Ләкин анда да 17 февраль иртәсендә 23 градус салкын булган. 80 меңгә исәпләнгән стадионга нибары 300ләп тамашачы килгән. Шулай да көн бераз сындыргач, сәгать 3тә казаннар өчен гадәти булган салкын һавада уен башланып китте.

Ни гаҗәп, Һолландия футболчылары өчен мондый себер климаты җайсыз булса да, "Рубин" аларның капкасына бер туп та кертә алмады. Ахырга таба "Твенте" уенчылары 2 гол кертте, шулай булгач, 25 февральдә Һолландиядә узачак җавап уенында "Рубин" җиңә алмаса, Казан футболчылары Европа ярышларыннан төшеп кала.

Бу атнада атаклы “Ак барс” хоккей такымы уңышсызлыкка очрады: казаннар Липецкиның “Северсталь” командасына җиңелде. Ә кышның соңгы ае тәмамланырга ике атна калып барганда Татарстанга яңадан зәмһәрир салкыннар кайтты. Сынаулар чоры дәвам итә.

Арчада мәктәп ябылды


Гөнаһ шомлыгы дигәндәй, нәкъ шул Тукай юбилее елында Тукайның туган ягы Арчада эшләп килгән 3нче мәктәп бинасы ябылды. Бинаның хәле кеше якын килерлек булмагач, нишлисең? Монда балалар укытырга ярамый.

XIX гасырда салынган бинаның ишелә башлавы кыш уртасында гына билгеле булмаса да, соңгы чиккә кадәр бу мәктәпкә игътибар җитмәгән. Хәзер инде ябылган мәктәп балалары Арча шәһәренең башка мәктәпләренә укырга йори. “Безгә бомжлар (ягъни сукбайлар) килә” дип аларны каршылыйлар икән.

“И туган тел, и матур тел...”


Киләсе дүшәмбедә Халыкара туган телләр көне. Казанның Тукай музеенда шушы көнгә багышланган әдәби-музыкаль кичә җомга көнне үк оештырылды. Анда 1910 елда иҗат ителгән “Туган тел” шигыре, милли җырлар, билгеле шагыйрьләрнең туган тел язмышы турында фикерләре, шигырьләр яңгырады.

Джинсыга табыну


Шимбә көне ачылачак күргәзмә “Джинсы как культ” дип атала. Фотограф һәм дизайнер Рөстәм Вәлиәхмәтов оештырган бу күргәзмәдә джинсы тукымасыннан тегелгән киемнәр күрсәтелә.

Үзләренең джинсы киемнәрен Андрей Макаревич, Сергей Шнуров, Анжелика Варум кебек җырчылар биргәннәр. Сукачев, Бутусов, Шнур, Агутин, Минаев кебек музыкантлар да үз киемнәрен музейга бүләк иткән. Америкада яшәгән шагыйрь, Нобель бүләге лауреаты Иосиф Бродский джинс курткасы бу күргәзмәсенең иң мөһим экспонаты булып санала.

Шунысы игътибарга лаеклы – әлеге күргәзмәгә килүчеләр джинс тукымасыннан тегелгән кием кияргә тиеш.

Мәүлид кичәләре

Һәркемнең үз юанычы, диләр. Кайберәүләр джинсыга табынганда, бу җомгада Казан сәнгатькәрләре филармониядә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган концерт куя.

Ваһһаби-сәләфиләр Мәүлид бәйрәмен кабул итми дип сөйлиләр. Алар фикеренчә, пәйгамбәрнең туган көне бидгать гамәл булып санала. Әбү Хәнифә мәзһәбендә булган татар мөселманнары күп гасырлар буе Мәүлид кичәсен иң изге бәйрәмнәрнең берсе дип саный.

Шулай булгач, татарлар өчен традицион булган Мәүлид кичәсен үткәрүче сәнгатькәрләр чын хәнәфиләр булып санала. Бу концертка билетлар бәясе 500 сумга җиткән.

Казанда Мәүлид бәйрәмен быел Чуашстан татарлары да уздыра. Алар сөекле пәйгамбәрнен туган көненә багышланган мәдәни кичәне якшәмбе көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә көндез үткәрә. Түләүсез оештырылучы бу бәйрәмгә Казандагы татар зыялылары, студентлар һәм теләге булган кешеләр чакырылган.
XS
SM
MD
LG