Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

Путин Мәскәүдәге «Бердәм Русия»нең абруен арттыру өчен медицинага зур акчалар вәгъдә итә. Табиблар төбәкләрдәге хәлләр бик аяныч дип әйтә.

Мәскәү шәһәрендә яшәүче Рузания Хәмидуллина, Русия җитәкчеләре башкаланың Беренче хастаханәсенә (Первая Градская) генә түгел, ә гади халык дәвалана торган башкаларына да йөреп чыкса зыян итмәс иде, ди.

Әле күптән түгел генә ул үзе Беренчедә ятып чыккан. «Хастаханәләр канәгатьләнерлек түгел, күбесенә заманча җиһазлар кирәк», дип белдерә Хәмидуллина. Хастаханәләрдәге озын-озын чиратлар да мәскәүләрнең йөрәгенә үткән.

Русия җитәкчелеге табибларның акчаларын күтәрдек, дип белдерә. Хәмидуллинаның танышлары - табиблар. Алар: "әллә ни зур артулар булмады, арттырдык дип шапырындылар гына" дип әйтә.

Заманча җиһазландырылган яхшы дәвалау урыннары булуны да белә ул. Танышы ятып чыккан. Әмма зур булмаган хезмәт хакына гына яшәүчеләр өчен мондый урыннар әлегә төш кенә булып кала.

Мәскәүгә 153 миллиард. Ә башкаларга?

Русия хөкүмәте башлыгы Путин узып баручы атнада артык макталмый торган хастаханәдә - әлеге Беренчедә бары тик Мәскәүдә генә сәламәтлек саклауны заманчалаштыруга багышланган киңәшмә үткәрде. Ике ел эчендә Мәскәүгә 153 миллиард сум биреләчәген дә әйтте.

Казанда һәм Мәскәүдә теш дәвалау клиникалары тотучы табиб, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең медицина бүлеге җитәкчесе Айрат Хәкимов: "Мәскәүдәге хәлләр Русия төбәкләре белән чагыштырганда күпкә әйбәтрәк тә әле ул", дип белдерә.

«Русия төбәкләрендә хәлләр тагында начаррак. Берьяктан, Мәскәүдә төбәкләр белән чагыштырганда табиблар белемлерәк. Медицина тармагына зур реформалар кирәк», ди Хәкимов.

Путинның ак халатлар киеп, ил башкаласында медицинаны заманчалаштыруга омтылуын илнең Беренче каналы да бик тәмләп сөйләде. Путин әлеге киңәшмә вакытында: "Мәскәүдәге медицина башкаларга да үрнәк булырга тиеш", дип тә әйтте.

Медицина да, «Бердәм Русия»дә савыктырылачак


Баксаң, имәндә икән чикләвек. Мәскәүдәге Карнеги фондының фәнни хезмәткәре Николай Петров сүзләренчә, медицина тирәсендәге хәлләр Русия дәүләт Думасы сайлауларына ипләп кенә әзерләнә башлаганны күрсәтә.

«Социологик фикер белешүләрдә мәскәүләрнең властька һәм «Бердәм Русия» фиркасенә тискәре карашы арта бара. Мәскәүдә сәяси машина ватылган. Мәскәү думасына булган соңгы сайлауларда Лужков күрсәткән нәтиҗәләргә ирешү һич мөмкин булмаячак», ди Петров.

«Бердәм Русия»ләрнең башта Лужковка теләктәшлек белдерүе, ә инде экс-мэр тирәсендә болытлар куера төшкәч, аны ят итүләре, сәясәтче Алексей Мухин фикеренчә, башкала думасын таратырга һәм яңаларны җыярга кирәклеген аңлата. Әмма җитәкчеләр мондый юлга бармаска уйлаган.

Беренче хастаханәдә булган җыелыш вакытында Путин Собянинга «Бердәм Русия»нең Мәскәү оешмасын җитәкләргә тәкъдим итте. Собянин ризалыгын белдерде.

Мухин әйтүенчә, Собянин "Бердәм Русия"ләргә җитәкчелек итә башлагач, күпләр алыштырылачак. Русия җитәкчелеге әлеге фирканең Мәскәү бүлеген җитди сәяси көчкә әйләндерергә тели.

Мухин Русия президентын сайлауга Сергей Собянин да чыгар дигән фаразларны да кире какмый.

Татарстанда да «Сәламәтлек бишьеллыгы»

Сайлау җитә башласа, я хакимияттәге берәр түрәнең «канәфие какшаса» халык янына чыгу, зур үзгәрешләр вәгъдә иткән програмнар тәкъдим итү бүген «модада».

Мисал өчен, сентябрь аенда «Бердәм Русия»нең Казан бүлеге дә үзенең шәһәр думасына булачак сайлау алды програмы итеп «Сәламәтлек бишьеллыгы» игълан итте. Шушы програм кысаларында инде төзелгән спорт корылмаларында гади халык та бушка шөгыльләнә ала дип белдерделәр.

Тора-бара шунсы ачыкланды, баксаң кем кайчан тели һәм җае булганда сәламәтлеген ныгыта алмый икән. Бушка шөгыльләнү өчен аерым сәгатьләр генә каралаган.

Хәзер «Сәламәтлек бишьеллыгы» уңаеннан төрле спартакиадалар, ярышлар үтә. Әлеге програм өчен әз генә акча каралмаган, мөгаен.

Айрат Хәкимов мондый програмнар белән генә халыкны савыктырып та, сәламәт яшәүгә күчереп тә булмый дигән карашта.

«Төрле проектлар, програмнар белән эш күрсәтмәкче булалар. Әмма бу күп сөйләнү генә, балтология. Медицина өлкәсендә хәлләр алга китмәде. Начарлыкка гына бара. Биналар иске. Хастаханәләрдә авырулар инде хәзер даруларны гына түгел, ә мамык һәм бинтны да үзләре сатып алырга мәҗбүр», ди Хәкимов.

Сайлау алды мәшәкатьләрен яхшы белгән кешеләр әйтүенчә, Татарстанда берәр хастаханәгә, мәктәпкә, мәдәният йортына яңа җиһазлар алынса, я булмаса бинасы төзекләндерелсә, бөтен матбугат чаралары да аны «Бердәм Русия» эше буларак та күрсәтү зарур.

Калҗага ия булган хастаханә сайлау вакытында үзен бигрәк тә тәртипле итеп күрсәтергә тиеш. «Бердәм Русия»не сайлаучылар анда 90%тан да түбән булмасын дигән фәрман төшә. Гомумән, сайлау вакытында җитәкче партия үзен күбрәк яклату өчен укытучыларны, табибларны, мәдәният хезмәткәрләрен куллануы беркемгә дә сер түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG