Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Волгоград өлкәсендәге Кече Чапурники авылында биш йөзгә якын татар яши. Өлкәдәге иң атаклы татар авылы булган Кече Чапурники, үзенең бай тарихы, кызыклы кешеләре белән аерылып тора. Әмма хәзер бу авыл күрше рус авылы белән берләштерелгән, ягъни харитадан тагын бер татар авылы юкка чыгып бара.


Данлыклы татар авылы Кече Чапурники авылы белән урыслар яши торган Олы Чапурники авылы арасы ике чакрым гына булса да, авыллар арасында тарихи аерма бик зур.

500 еллык тарихка ия татар авылы рус авылына кушыла

Кече Чапурники күршесеннән күпкә борынгырак. Әйтүләренә караганда бу авыл кимендә 500 еллык тарихка ия.

Әле узган ел гына авылдагы мәчетнең ике йөз илле еллык юбилее билгеләп үтелгән. Мөселман җәмәгатьчелеге һәр атна менә шушы мәчеткә җыелып авылның көнкүреш мәсьәләләрен тикшерә. Ә авыл проблемнары санап бетергесез.

Район шурасының элеккеге депутаты Фәйрүзә Мәлик сүзләренчә, авыл мәсьәләләре белән авыл советы шөгыльләнергә тиеш. Ә без бүгенге көндә авыл шурасының нинди карарлар кабул иткәнен дә белмибез, ди ул.

Русия төбәкләре арасында иң зур татар авылларының берсе саналган Кече Чапурники авылы да башка күп татар авыллары кебек әкрен генә югалуга йөз тота. Алай гына да түгел авылның татар авылы булуына хәзер шикләнеп карарга була.

Кече Чапурникида бакча да юк, мәктәп тә ябылган


Шушы авыл кешесе Рәшит Рамазанов, хәзер безне татар дип тә санамыйлар, мәктәпне дә яптылар, авыл таркалып бара, дип белдерә.

Кече Чапурникида хәзер мәктәп кенә түгел, балалар бакчасы да ябылган. Аның бинасы бүгенге көндә торак йорт булып хезмәт итә – анда гаиләләр яши.

Авыл кешеләре балалар бакчасының ябылуын ярты бәла дип бәяләсә, мәктәпнең ябылуын тагын да авыррак кичерә. Безгә хәзер туган телебезне дә оныттырырга тырышалар дип зарлана алар.

Мәктәпне ябуга сәбәп итеп, балаларның аз санда булуы күрсәтелә. Нәтиҗәдә бүгенге көндә татар балалары күршедә урнашкан Олы Чапурники авылына барып белем алырга мәҗбүр икән.

Татарча өйрәтүгә теләк һәм мөмкинлек булуга карамастан мәсьәлә чишелми кала бирә.

Балалар бакчасы юк, мәктәп юк, хәзер инде авылда татарча сөйләшүчене дә табуы авыр ди авыл кешеләре. Татар балаларына татарча өйрәтү теләге белән беррәттән моңа мөмкинлекләр булса да, Олы Чапурники авыл шурасында бу мәсьәлә күп еллардан бирле чишелеш көтеп кала бирә.

Дөрес, татарча сөйләшү чыганагы, татарча хәбәрләр карау өчен бердәнбер чара булып “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе кала. Авылда бу каналны карауларын хәзер күп кенә йортларның түбәләренә урнаштырылган иярчен антенналарыннан аңларга була.

Сүз уңаеннан, бу авыл хәлләрен нәкъ менә шушы телеканал тапшыруы аша белеп булды.

Бу татар авылында клуб бар-барын, әмма ул никтер бикләнгән. Бер караганда анда барудан ни мәгънә, ди авыл кешеләре.

Бер вакытны әлеге авыл клубына ярымшәрә кызлардан торган бию төркеме китереп тамаша күрсәткәч, авыл халкы клубка йөрүдән тагын да бизгән. Без бит – татар авылы, нигә мондый чаралар оештырыла икән безнең авылда дип канәгатьсезлекләрен белдерә алар.

Өстәвенә, клуб мөдире дә урыс милләтеннән икән. Шуңа күрә милли чаралар бөтенләй узмый.

Авыл халкы бетәбез дип тикмәгә генә чаң сукмый шул. Әлеге “бетү”не тизләткән икенче бер афәт тә бу татар авылына ят түгел. “Яшел елан” авыл халкын урап алган.

Элек мондый хәл күренми иде, ди авылның дин әһелләре. Сәрхүшләр хәзер урам саен.

Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда гына булса да хәмер сатуны туктатып торырга иде, дигән тәкъдимгә дә тискәре җавап ишетергә туры килгән авыл җәмәгатенә.

Кибет тотучылар – шәхси эшмәкәрләр, шуңа күрә канун нигезендә аларга кайда, кайчан, нәрсә сату турында без күрсәтмә бирә алмыйбыз, дигән җитәкчелек.

Кече Чапурники әлегә татар авылы дип атала

Авылның имам-мөхтәсибе Габделкадыйр Абдрашитов, бу бит – безнең авыл, монда без яшибез, мыскыл итмәсеннәр иде безне, ди.

Кече Чапурники әлегә барлык белешмәләрдә дә татар авылы дип телгә алына. Әлегә. Ә чынлыкта бу авыл урыс авылларыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый.

Милли сәясәт – бик нечкә урын, ди “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе журналисты Михаил Любимов. Әгәр без әлеге нечкә сәясәтне күз уңыннан ычкындырсак утыз-илле елдан соң мондый авылларда яшәүче кешеләрнең милли мәнфәгатьләре белән нәрсә булачак, дип өсти ул.

Ә бу сорауга җавап биргән сыман авыл халкы, монда кайчандыр татар авылы бар иде дип кенә искә алырлар инде, мөгаен, дип уфтана.

Русиядә 1990 елдан башлап 23 мең авыл беткән. Белгечләр моны авыл халкының шәһәрләргә күчүенә һәм эре шәһәр агломерациясенә бәйләп күрсәтә. Әмма ил халкының шушы вакыт эчендә ким дигәндә 10 миллион кешегә азаюны берни белән дә аңлатып булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG