Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан президентлыгына биш намзәт имза җыя башлый


Казакъстанда президентлыкка биш намзәт имза җыю эшен башлый. Бу - коммунистлар фиркасе вәкиле һәм дүрт үз-үзен тәкъдим итүче. Үз-үзен тәкъдим итүчеләр арасында “Табигать” экологик җәмгыять вәкиле Мэлса Елеусизов һәм мөселманнар берлеге башлыгы Морат Телибәков тә бар.

Хәзерге Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев 799 мең тавыш җыеп идарәдәге партия исеменнән президентлыкка намзәт булып инде җомга көнне үк теркәлде.

Чираттан тыш президент сайлавы Казакъстанда 3 апрельгә билгеләнгән
XS
SM
MD
LG