Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

Мәскәүдә хөкүмәткә каршы митингка 200ләп кеше җыелды


Мәскәү үзәгендә “Путин хөкүмәтен эштән җибәрергә” дигән шигарь астында митинг узды. “Азатлык”ның урыс редакциясе хәбәр итүенчә, анда 200ләп кеше катнашкан.

Хакимият белән килештерелгән әлеге чараны төрле иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр берләшкән “Комитет пяти требований” җәмгыяте оештырган.

Митингкта Берләшкән гражданнар фронты җитәкчесе Гарри Каспаров, “Солидарность” хәрәкәте әгъзасы Михаил Кригер, йорт алуда алданганнар берләшмәсе вәкиле Виктор Мельчагов һәм башкалар чыгыш ясаган.

XS
SM
MD
LG