Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алжирда оппозиция протест маршы уздырды


Алжир башкаласында берничә йөз кеше хакимиятнең тыюына карамастан протест маршына чыкты. Алар барлык юллары да полиция тарафыннан ябылган үзәк мәйданга керергә тырышкан.

Берничә кеше мәйдана эләгә алган һәм алар хөкүмәткә каршы шигарьләр кычкырган.

Узган якшәмбедә протест чарасы уздыру тырышлыклары полиция белән зур каршылыклар тудырды.

Алжир оппозициясе Тунис һәм Мисырдан үрнәк алып, илдә реформалар булдырырга чакыра.

Ил хакимияте ай азагына Алжирда 19 ел дәвам иткән гадәттән тыш хәлне бетерергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG