Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Human Rights Watch: Либиядә үлгәннәр саны 84кә җитте


Либиядә берничә көн элек башланган чуалышларда үлүчеләрнең саны 84кә кадәр артты. Бу хакта Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерә.

Аларның әйтүенчә, бары Бингази шәһәрендә генә дә алдагы көнне иминлек көчләренең халыкка ут ату нәтиҗәсендә, 35 кеше үлгән.

Җомга көнге хакимияткә каршы чуалышлар шулай ук Либиянең көнчыгыш шәһәрләренә дә күчте. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, чарада катнашучылар Әл-Байда шәһәрен үз контроленә алган.

Либия хакимияте ил җитәкчесе Муамар Каддафига каршы барлык чаралар да көч кулланып бастырылачагын белдерде. Каддафи инде ил белән 40 елдан артык идарә итә.

XS
SM
MD
LG