Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда банклар эшли башлады


Мисырда ике атна ябык торган банклар бүген эшкә кереште. Шулай ук бүген Каһирәдән төньякта урнашкан Әл-Мәхәллә әл-Кубра шәһәрендә иң өре оешмаларның берсе – тукыма ширкәте дә каршылык чарасын туктатуын белдерде. Чараны оештыручыларның берсе аларның хезмәт хакларын күтәрү һәм коррупциядә тотылган менеджерны эшеннән җибәрү таләпләре канәгатьләндерелгәч, 15 меңгә якын хезмәткәрнең эшкә кайтуын әйтте.

Алдагы көнне Мисырның хәрбиләре каршылык белдерүләрне һәм тәртип бозуны түзеп торырга җыенмауларын искәрткән иде.
XS
SM
MD
LG