Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:18

Мароккода протест чаралары узды


Марокконың берничә шәһәрендә сәяси реформалар һәм монарх вәкаләтләрен чикләүне таләп итеп протест маршы узды.

Рабата һәм Касабланка шәһәрләрендә берничә мең кеше реформалар һәм ирек таләп иткән шигарьләр кычкырып урамнарга чыкты.

Бу чаралар тыныч узды.

Меңнәрчә яшьләр Facebook сәхифәсендә тыныч чараларга чакырган “20 февраль” дип аталган төркемгә берләште. Әлеге төркем вәкилләре монарх вәкаләтләрен чикләүне күздә тоткан яңа конституция булдыруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG