Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күвәйттә Татарстанның мәдәни һәм туристлык мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк


Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкләгән бер төркем вәкиллек Күвәйткә китте. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, вәкиллеккә Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты башлыгы Тимур Акулов, президентның дини берләшмәләр белән бәйләнештә торучы департаменты җитәкчесе Марат Гатин, Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле артистлары, төрле халыкара һәм республика бәйгеләрендә җиңгән җырчылар кергән.

Сәфәр кысаларында Татарстанның мәдәни һәм туристик мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Мәдәни, белем бирү һәм туристлык өлкәсендә элемтәләр булдыру өчен Күвәйт рәсмиләре белән очрашулар каралган. Моннан тыш Татарстан вәкиллеге Күвәйт хатын-кызлары берлеге, иҗат һәм фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG