Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (13)


Истанбулда белем алучы татар шәкертләре, 1910

Истанбулда белем алучы татар шәкертләре, 1910

Урыс телендә белем дәрәҗәсе

Мәдрәсәләрдә тәүге урыс теле дәресе кергән вакыт дип 1871 ел исәпләнә. 1871-1872 уку елында, мөстәшрикъ (шәркыятьче) Вильгельм Фридрих Радлов тәкъдиме белән, Казанда тагын дүрт мәдрәсәдә урыс теле сыйныфлары ачыла. Аларның беренчесе "Госмания" мәдрәсәсендә 18 шәкертне берләштерә. Мөгаллимнәре Мирза Хәлфин була. Ләкин бу эш 1905 елга кадәр нибары җиде урыс сыйныфы ачылуы белән генә чикләнгән. Урыс сыйныфлары мөселманнарны әлләни кызыксындырмый, еш кына исә алар мондый сыйныфларны оештыруга кыскен каршы чыга.

Русия хөкүмәте тарафыннан 1873 елның гыйнварында ачылган Казанда татарская учительская школа татар яшьләренең рус телен һәм мәдәниятен өйрәнүендә зур роль уйный. Дөрес, анда башта бары 5 укучы гына була. В.В.Радлов тәкъдиме белән 1876 елда бу мәктәпкә ислам дине мөгаллиме итеп Шиһабетдин Мәрҗәни билгеләнә.

Әйтергә кирәк, Казан урыс-татар укытучылар мәктәбен милли-азатлык хәрәкәтендә зур роль уйнаган Гаяз Исхакый (Иделле), Садри Максуди (Арсал) һ.б. күренекле шәхесләр тәмамлаган. Мондый мәктәпләрне оештырганда урыс хөкүмәте җирле халыктан урыс теле укытучылары һәм чиновниклары әзерләүне һәм шул рәвешчә урыс мәдәни йогынтысын көчәйтүне максат итеп куйсалар да, нәтиҗә көтмәгәнчәрәк була. Ягъни, бу мәктәпләр патша режимы тарафдарларын әзерләү урынына үз халыклары мәнфәгате өчен көрәшкән зыялыларның барлыкка килүенә җирлек тудыра.

Мөселман зыялылары, 1905 елдан башлап, уку йортларында беркадәр алга китү булуга карамастан, моның әле заман таләпләренә җавап бирүдән ерак булуын белгәннәр, әлбәттә. Алар, мөселманнарның бигрәк тә һөнәри белемгә мохтаҗ булуларын аңлаган. Нәтиҗәдә, 1911-1912 уку елында Оренбурда, Уфада һәм Казанда һөнәри белем бирерлек мәктәпләр ачыла. 1913 елда хәтта ерак Чита шәһәрендә дә техник мәктәп оештырыла. Билгеле, кызлар да бу яңалыклардан читтә калмый. Татарлар арасында беренче теш табибәсе Разия Сөләйманова 1912 елның мартында Уфада мөселман кызлары өчен беренче мәктәп ача. Аннан соң мондый уку йортлары Себердә (Иркутски, Чита), Украинада (Харьков) һ.б. шәһәрләрдә дә барлыкка килә.

Тик, бөтен бу тырышлыкларга карамастан, мөселман мәгарифе Русия славяннарыныкы һәм Европа халыкларыныкына нисбәттә түбән дәрәҗәдә була. Бигрәк тә, урыс университетларында укып чыккан мөселманнар бик сирәк күренә. Мәшһүр Казан университетында 1900-1917 еллар эчендә нибары 97 мөселман студент укый. Гәрчә, бу уку йортында руслардан башка шактый санда яһүди, гөрҗи, әрмән, украин, алман, поляк һ.б. милләт вәкилләре белем ала.

97 мөселман студенты арасында бары дүрте генә кыз (дүртесе дә татар) була. Икенче яктан, 97 студенттан бары 31е генә Казан университеты курсын тәмамлап чыга ала. Ул вакыттагы рәсми теркәү документларына, студентларның милләте "мөселман" буларак язылганга күрә, аларның төгәл кайсы төрки кавемгә караганын белү мөмкин түгел кебек. Күргәнебезчә, балаларын университетка укырга биргән ата-аналарның күпчелеге җәмгыятьнең югары сыйныфын тәшкил иткән дворяннардан, мактаулы кешеләрдән, түрә-карадан яки кече буржуалардан (мещаннардан) торган. Алар, урыс хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә булганлыклары сәбәпле, югары белемнең әһәмиятен яхшы аңлаган. Шунысы да кызык, 1900-1917 елларда Казан университетында 9 крестьян баласы да укыган.

Әлбәттә, мөселманнарның урыс урта һәм югары уку йортларына атлыгып тормауларында, бигрәк тә, җәмгыять бик йогынтылы булган кадимче дин эшлеклеләренең урысча белем алуга каршылыклары мөһим роль уйный. Алар татар мәктәпләрендә урыс теле укытылуына, урыс-татар укытучылар мәктәпләренә карата нык каршы тора. Бу хәл кадимчеләр белән җәдидчеләр арасында кискен бәхәсләшүгә сәбәп була.

Татарлар арасында, сирәк булса да, урта яки югары белемне чит илләрдә алган яшьләр дә күренгәләгән. Әгәр әүвәлрәк чит илләргә белем эстәп баручылар дини мәдрәсәләрдә укыса, XIX йөздән башлап дөньяви белем алырга теләгәннәр дә пәйдә була башлый. Гобәйдулла Буби, Харис Фәйзи Чистапули, Фатих Кәрими кебек соңга таба халыкның мәдәни тормышына юнәлеш биргән шәхесләр Истанбулда югары белем алган татарларның беренчеләре була. Европада, Парижның Сорбонна университетында хокук бүлегендә белем алган Садри Максуди бу кыйтганың фән дөньясына кереп китеп, Русия мөселманнарына үрнәк булырдай роль башкара.

1905 елдан башлап чит илләрдә укучы мөселман студентлар саны арта. Әйтик, 1913 елда "American College of Beirut" (Бәйрут американ көллияте) та гына да 13 татар студенты укыган. Хәтта АКШның Сан-Франциско шәһәрендә дә татар студентлары укыганы мәгълүм. Ләкин, сан ягыннан бик күп булган урысларны читкә куйган хәлдә дә, Русиядәге башка милләт вәкилләренең югары белем алу өлкәсендә татарлардан чагыштырмаслык дәрәҗәдә өстен булулары бәхәссез факт. Мәсәлән, 1916 елда Казан медицина училищесында укыган 1882 студентның 238ен, ягъни 20 процентын яһүд яшьләре тәшкил иткән.

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: 1917 ел инкыйлабына кадәр Идел-Урал төбәгендә яшәгән татар-башкортлар, гомумән алганда, үзләре барлыкка китергән уку йортларында белем алган. Шул сәбәпле рус хакимияте аларны укый-яза белмәүче наданнар дип сыйфатлаган. Әлбәттә, бу һич тә хакыйкатькә туры килмәгән раслама.
XS
SM
MD
LG