Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар яшьләре Төркия ярдәменә өметләнә"


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

“Азатлык” татар яшьләре берлеге Русиядәге төрки халыкларны яклауны сорап Казандагы Төркия консуллыгы бинасы каршында пикет уздырды. Шул хакта берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин белән сөйләштек.

- Наил, пикетны нинди максаттан оештырдыгыз?

- 21 февраль халыкара туган тел көне буларак билгеле. Шул уңайдан пикетка чыктык. Чөнки бүгенге көндә Русиядә яшәүче төрки халыкларга карата рухи, әхлакый геноцид бара. Безнең милли хокукларыбыз бозыла, милли мәктәпләребез ябыла, милли телевидениебез юк. Ягъни Русиядә төрки һәм, гомумән, барлык урыс булмаган халыкларга басым бара. Күп кенә милләтләр инде “үлем” хәленә җиткерелгән. Шуңа без пикетка “Төркия, Русиядә төрки халыкларга карата геноцид бара, ярдәм кулын суз”, “Без төрки халыкларның азатлыгы өчен”, “Төркия, безгә ярдәм ит” дигән шигарләр тотып чыктык.

- Ә ни өчен нәкъ Төркиядән ярдәм сорарга булдыгыз?

- Төркия төрки дөньяда иң көчле дәүләт һәм ул Европа Берлегенә керергә омтыла, НАТОда вәкил булып тора. Ә Татарстан хакимияте ул колониаль администрация һәм тулысынча федераль хөкүмәткә буйсына. Безнең фикеребезчә, ул татар халкын яклау өчен бернинди дә гамәлләр эшләми.

- Ә татарларны, сезнеңчә, нинди проблемнар борчый?

- Яшьләр үз туган телләрен белми. Әмма моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Русия хакимияте махсус рәвештә телләре үсешенә каршы килә. Ягъни Бердәм дәүләт имтиханы урыс телендә генә, туган телләрне укытуга киртә куя торган 309нчы канун кабул ителде, милли мохит юк һәм дәүләт аны булдыру өчен ярдәм күрсәтми. Милләт үсештә булсын өчен милли телдәге балалар бакчасы, мәктәп, университет һәм мохит кирәк. Ә боларның бүген берсе дә юк.

- Пикетта ничә кеше катнашты?

- Барлыгы өч кеше килгән иде. Кызганычка “Азатлык” татар яшьләре берлегенә кергән 15 вәкилнең күбесе бүгенге көндә грипп белән авырый, шуңа килә алмады. Шулай ук пикетны оештырмауны таләп итеп янаулар да булды.

- Кемгә һәм ни дип янадылар?

- Ике кеше, өй янында каршы алып, миннән пикетны үткәрмәүне таләп итте. Ул кешеләрне мин белмим. Күрсәм генә таный алам.

- Ә хакимият тарафыннан пикетка рөхсәт бирелдеме?

- Әйе, ул яктан проблемнар булмады.

- Төркия консуллыгыннан сезнең янга кем булса да чыктымы?

- Юк, кызганычка каршы,чыгучы булмады. Әмма Төркия дәүләте җитәкчелеге исеменә мөрәҗәгать җибәрдек.

Татар яшьләре берлеге Төркиядән ярдәм сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00
XS
SM
MD
LG