Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис һәм дәүләтләштерү: Русия


Путин Давоста Көнбатышны дәүләтләштерү белән мавыкмаска чакырды
Путин Давоста Көнбатышны дәүләтләштерү белән мавыкмаска чакырды
► Кризис һәм дәүләтләштерү: Көнбатыш

Русиядә кризис дигәндә, нефть бәясе төшү, рубль очсызлану, меңләгән кешенең эшен югалту мисаллары китерелә. Кайбер белгечләр фикеренчә, Кремль бу вазгыятьне үз файдасына бора ала. Кризис шаукымыннан файдаланып икътисад тармагында дәүләт контролен көчәйтә ала.

Путин кисәтә

Давос форумында Русия премьер-министры Владимир Путин залда утырган халыкны берничә тапкыр каш сиктерергә мәҗбүр итте. Дөньяның финанс, икътисад һәм сәяси элитасына мөрәҗәгать итеп ул, кризиска каршы көрәшкәндә дәүләткә артык салынмаска чакырды.

"Базар икътисады механизмнарын камилләштерү урынына, дәүләтне икътисадка ныграк катнаштыру тырышлыгы күзәтелә. Бар илләрдә диярлек кризиска каршы чаралар артык капиталны дәүләт кулына алуга кайтып кала."

Көнбатышның кайбер илләре, чынлап та, финанс кирзисыннан чыгу максатында банкларын дәүләтләшерү турында уйлана башлады. Бу яңалык түгел һәм кашлар аңа сикермәде. Кашлар бу сүзләрне кем әйткәнгә карап сикерде.

Кисәткәнне эшли

Русия үзе дә нәкъ шул юлдан бара. Авыр хәлдә калган банкларга һәм кайбер сәнәгать тармакларына ярдәм йөзеннән Русия хөкүмәте 200 миллард долларлык ярдәм бүлеп бирде.

Узган атна хөкүмәт утырышында Путин ВЭБ, ВТБ кебек дәүләт банкларында дәүләт өлешен тагын 100 һәм 200 миллард рубльгә арттыру ниятен белдерде.

Хосусый банкларга килгәндә, әлегә сүз аларның хиссәләрен турыдан-туры сатып алу турында бармый, дәүләт үзенең өлешен аларның икенче дәрәҗә капиталында арттырачак, диде Путин.

Көнбатыш vs. Русия

Заманында Ельцинның икътисад киңәшчесе булган Евгений Ясин сүзләренчә, аларны сатып алуның кирәге дә юк.

"Путин тәҗрибәсе шуны күрсәтте, контроль итү өчен сатып алу мәҗбүри түгел. Ширкәтенә карап, әгәр бик яхшы булса, дәүләтләштерелергә дә мөмкин."

Моннан тыш, Ясин сүзләренчә, Көнбатыштагы дәүләтләшерү белән Русиядәге дәүләтләшерү арасында аерма бар:

"Иманым камил, АКШ йә Британиядә кризис беткәннән соң, дәүләтләштергән ширкәтләр кире сатылачак. Русиядә алай булачагына ышанычым юк."

Метал сәнәгате

Bloomberg News мәгълүматына күрә, Русиянең мөшкел хәлдә дип саналган ширкәтләренә ярдәм итү өчен каралган 50 миллиард долларның 11 милларды аларның чит ил кредитларын каплау өчен тотылган.

Бу ширкәтләрнең күбесе метал сәнәгатеннән. Күзәтүчеләр фикеренчә, Кремль беренче чиратта нәкъ менә аларны контролгә алырга тели.

Сүз Русал, Норильский Никель һәм Металлоинвест ширкәтләтләрен берләштерү турында бара. Аларның өчесенә миллардлаган доллар бурыч җыелган. Белгечләр фикеренчә, барып чыкса, сәнәгатьнең бу тармагы тулысынча Кремль контролендә булачак.

Юкос юлыннан

Кайбер белгечләр, метал сәнәгатендәге тәрәкъкыятьне Юкос тарихы белән чагыштыра. 2003 елда ширкәт башлыгы Михаил Ходорковский кулга алынганнан соң, Юкос милеге дәүләт карамагындагы Роснефть кулына күчте.

Ходорковскийның элекке адвокаты Роберт Амстердам сүзләренчә, хәзер Кремль метал сәнәгатендә дә нәкъ шул юл белән бара.
XS
SM
MD
LG