Accessibility links

Ркаил Зәйдулла: Кеше үз вөҗданы алдында җавап тотарга тиеш


Ркаил Зәйдулла “Мәгарә” исемле шигырьләр, поэмалар җыентыгы һәм “Ташка ордым башны” дип аталган хикәяләр, эсселәр китабы өчен әдәбиятта һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанның иң абруйлы бүләгенә тәкъдим ителде.

Язучы Газинур Морат Ркаил Зәйдулланы тормышта да, иҗатта да үзенең остазы дип саный. “Мине яшь чакта ук аның иҗаты милли гамь булуы белән әсир итте. Кызганыч ки, безнең иҗатчыларга менә шушы милли гамь җитеп бетми. Ә Ркаилдә ул 17 яшендә үк ярылып ята һәм дөньяга карашы ачык иде. Яшь вакытта башлаган иҗатындагы милли гамьгә хыянәт итмичә, аңа тугры булып бүген дә ялкынланып иҗат итә, яши”, ди Газинур Морат.

“Ркаил Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерә”, дип белдерә әдәбият белгечләре.

Бигрәк тә тарихи-милли әсәрләр остасы итеп танытуын да билгеләп үтәләр. “Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә”, дип тә яздылар.

“Сөембикә” журналының әдәбият бүлеге башлыгы, шагыйрә Илсөяр Иксанова, егәре бар чакта ирнең кадере булырга тиеш, дигән карашта. Ркаил Зәйдулланың иҗаты бәяләнергә хаклы дип тә белдерә.

“Аның көчле ягы – тарихка, үзеннән алдагыларга мөрәҗәгать итү; Мөхәммәдьярларга, Кол Галиләргә кайту”, ди Иксанова. Аны язучы белән соңгы очрашу бигрәк тә дулкынландырган. Күптән түгел генә Камал театрында Ркаил Зәйдулланың иҗат кичәсе дә үткән иде.


“Басма сүзнең тиражы зуррак. Әмма укымыйлар дип утырганчы, халыкка турыдан-туры мөрәҗәгать итү, миңа калса, ул шагыйрьнең төп бурычы. Шагыйрь һәрвакыт үзенең укучысы белән очрашып торырга тиеш”, дип белдерә Ркаил Зәйдулла үзе. 5 апрельдә аңа багышланган тагын бер шигърият кичәсе үтәчәк.

“Ватаным Татарстан” газеты: “Ркаил Зәйдулла – талант. Беренче карашка үзсүзле, кызу канлы, кырыс булып күренсә дә, аның бу мишәрлек холкын саллы иҗаты күмеп китә. Милләт бөтенлеге өчен үткен каләм белән көрәшү һәм гасырдан килгән тарих дисбеләрен җыю өчен нәкъ менә шундый холык-фигыльгә ия булырга кирәктер бәлки. Дөрес, милләт өчен тун астына яшеренеп көрәшүчеләр дә җитәрлек анысы. Әмма Ркаил Зәйдулла андыйлардан түгел. Күрәсең, аның иҗатын кабатлау өчен “мәгарә”дән гасыр ташын эзләргә, “ташка башны орып” карарга, “татар җанының биеклеген” аңлый белергә кирәктер”, дип язган иде.

“Кеше иң беренче чиратта вөҗданы алдында, аның синонимы итеп мин Аллаһы тәгаләне, тәңрене күз алдында тотам, җавап бирергә тиеш. Кылган гамәлләрең өчен аның алдында оят булмаска тиеш. Хәзер “намус”, “вөҗдан” дигән сүзләрне сирәк ишетергә туры килә. Ул, миңа калса, кешене кеше итә торган иң төп сыйфат”, ди Ркаил Зәйдулла.

Әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев 1990 елда ук инде Ркаил Зәйдулла турында: “Шагыйрь зур шигърият юлында. Иң авыр, иң олы каршылыклар тупланган юлга аяк баскан. Талант һәм каһарманлык — иң күп сорала торган юл ул... Бу гасырның башында Тукайлар атлаган юл! Гасырның ахырында, инде гасыр тәмамланып килгән чагында, Тукайча әнә шундый кыю аһәңле яшьләрнең ул юлны дәвам итүе — татар укучысына гына түгел, ә тулаем татар милләтенә дә бик зур куаныч!” дигән иде. Бүген исә Мансур Вәлиев Ркаил Зәйдулланың уңышларына сөенүен белдерде.

Ркаил Зәйдулла 1962 елда Чуашстанның Чичкан авылында туа. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1988 елдан язучылар берлеге әгъзасы. 1990 елда Җәлил бүләгенә лаек була. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
XS
SM
MD
LG