Accessibility links

Кайнар хәбәр

Асия Миңнуллина: Күңел ятканга гына тотынам


Сынчы Асия Миңнуллина “Качаловка һәйкәл” һәм “Хәйриячегә һәйкәл” әсәрләре өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Аның бу ике әсәре дә тирән мәгънәгә ия. Катламнарга бүленә торган заманда бигрәк тә, ди автор.


Асия Миңнуллина: “Нинди генә зур акчалар вәгъдә итмәсеннәр, әгәр күңел кылларымны чиртмәсә мин аңа барыбер тотынмыйм”, дип белдерә. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән ике әсәрне дә ул үзенең эчтәлеге белән бүгенге көндә бик актуаль икәнлеген әйтә.

Качалов образына килгәндә, монда сынчы аны Грибоедовның “Акыллылык бәласе”ндәге Чацкий аша гәүдәләндерә. Бу идеяне аңа Казандагы Качалов исемендәге театрның режиссеры тәкъдим иткән. Грибоедов күтәргән бу тема Русиядә элек тә, хәзер дә, киләчәктә дә актуаль булыр әле, ди Миңнуллина.

Тирән мәгънәгә дә ия булган Качаловка һәйкәлне ачкан вакытта Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева бу чараны Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә олы тарихи вакыйга икәнен ассызыклаган иде. Чөнки драма театры артистларына багышланган һәйкәлләр бармак белән генә санарлык. Асия Миңнуллинаның бу әсәре театрның фоесына куелган.

“Качаловның нәкъ бездә актер буларак ачылып китүе белән Казан горурлана ала. Качаловның башкалабызга килеп чыгуы очраклы булса да, үсеп китүенә нигез дә булган. Ул дәвердә Казанда Максим Горький, Габдулла Тукай, Федор Шаляпин яши һәм иҗат итә. Ә шәһәрнең иҗади рухы, әлеге бөек шәхесләрнең тәэсире тәгаен Качаловка да үсеп китәргә ярдәм иткәндер”, диде Зилә Вәлиева.

Театр Качалов исемен 1949 елдан бирле йөртә. Актер Казанда театр сәхнәсендә чыгыш ясаган. Ә 1900 елның мартында аны Мәскәү сәнгать театрына чакырып алганнар. Баксаң, әлеге һәйкәл Россия башкаласы театрларының берсендә урын алырга тиеш иде. Әмма иҗаты биредә ачылган, киләчәктәге эшчәнлеген канатландырган театр аны онытмаган. Үзебездә ачылган талантларны Мәскәүгә җибәрсәк тә, аларны шулай олылавыбыз республиканың сәнгатькә зур игътибар бирүе турында сөйли, дип язды “Шәһри Казан” газеты әлеге вакыйгадан соң.

Асия Миңнуллина
“Хәйриячегә һәйкәл” хәзер Казан Кирмәне тирәсендә булган туристларның иң яратып рәсемгә төшә торган урыны. 2008 елның 1 сентябрендә ачылган иде. Республикадагы балалар йортларына ул вакытта ук инде 69 автобус алып биргән хәйрияче Әсгать Галимҗановны чагылдыра. Бу һәйкәл беренче президент Шәймиевләр гаиләсе хисабына төзелгән һәм һәйкәлнең цирк каршындагы урынын да президент үзе сайлаган.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Миңнуллина “Хәйриячегә һәйкәл”гә салынган тирән мәгънәнең дә буген бигрәк тә актуальләшә баруына басым ясый. “Без хәзер янчыктагы акчалар аркасында катламнарга бүленгән дөньяда яшибез. Бу хәл социаль киренкелеккә китерә. Шуңа күрә бу әсәр киң күңеллелек һәм михербанлык, булганың белән бүлешүнең актуаль икәнлеген күрсәтә”, ди Миңнуллина.
XS
SM
MD
LG