Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тагын бер тарихи бина юк ителде


Үз вакытында “сәүдәгәр Банарцев номерлары” дип аталган бу бина республикакүләм әһәмияттәге мәдәни мирас, тарих һәм архитектура һәйкәле була.

“Черек күл” янындагы Дзержинский урамында әлеге бина калдыкларын машинага төяүче эксковаторчы киләчәктә монда нәрсә корылачагы турында белми. “Безгә ни булачагын кем әйтеп торсын соң, ни кушалар шуны эшлибез”, диде ул. 11 гыйнвар көнне КамАЗ машиналары белән бина җимерекләрен түктеләр.
Җимерелгәнгә кадәр кыяфәте. Мәдәният министрлыгы сәхифәсеннән.

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә дә тарихи һәйкәл урынында нәрсә булачагын әйтә алмадылар. Шәһәрдәге төзелешләргә рөхсәт бирү идарәсенә юлладылар. Анда да, бездә төзелешкә рөхсәт алганнар турында гына мәгълүмат бар, үтенечегезне җибәрегез, бәлки берничә көннән җавап бирә алырлар, дип белдерделәр.

Әлеге йорт мәдәният министрлыгы сәхифәсендәге “мәдәни мирас корылмаларының инвестицияле исемлегенә” кергән. Бу документ нигезендә бинаның ал ягындагы бизәлеше ничек булган шул хәлгә китерелеп төзекләндерелергә һәм сакланырга тиеш булган.

Үз вакытында “сәүдәгәр Банарцев номерлары” дип аталган бу бина республикакүләм әһәмияттәге мәдәни мирас була. Бинаны бер ел элек үк җимерә башлыйлар. Әмма җәмәгатьчелек ризасызлык белдергәч, җимерү эшләре тукталган иде. Яңа ел ялларының соңгы көннәрендә бинаны җир белән тигезләделәр.
Ватылмаган тарихи кирпечләрне сату өчен әзерләп куйганнар.

Тегү ширкәте хуҗасы булган сәүдәгәр Банарцев 1880 елда җир сатып алып, 1881 елда Кирмәннән ерак булмаган урында үз вакыты өчен зур булган кунакханә төзи. “Черек күл” бакчасына карап торганга анда туктау үзенә күрә бер дәрәҗә була.

1888 елда монда берничә тапкыр язучы Глеб Успенский, 1888 һәм 1895 елларда язучы Владимир Короленко тукталган.
XS
SM
MD
LG