Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия татар имамнары җыены: бергә булсак, көчле булабыз


Татарстан президенты Русия имамнарын бердәмлеккә, баш мөфти Тәлгат Таҗетдин җыенны тема ягыннан киңәйтергә, Чуашстан республикасы һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир Крганов татар-мөселманнарны җирле мәхәлләләрдә нәтиҗәле эш алып барырга чакырды.


16-17 июнь көннәрендә Казанда Бөтенрусия татар имамнары җыены уза. 16 июньдә Камал театрында муллалар форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров һәм чит төбәкләрдән килгән дәрәҗәле имамнар чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов: "Ислам татарны берләштерә"

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имамнар җыенында сүзне кыска тотты. Шулай да берничә мөһим әйбергә тукталып үтте. Ул да булса, мөселман инфраструктурасын төзергә, дини мәгариф системасын камилләштерергә, интернетта позицияләрне ныгытырга чакырды.

“Рухыбызны, милли аңыбызны, мәдәният һәм телебезне уртак тырышлык белән саклап кала һәм үстерә алабыз. Монда исламның роле гаять зур. Бүгенге җәмгыятьтә исламның бай рухи көчен акыл белән файдалану турында ныклап уйларга вакыт җитте. Татар мәдәниятен исламга нигезләп булдырырга кирәк”, диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышыннан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер имамнарга бүләкләр тапшырды. Президентның рәхмәт хаты Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд Галләмовка, Коми өлкәсе мөфтие Венер Гаязовка, Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән Сөләймановка һәм күренекле дин әһеле, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Кргановка бирелде.

Равил Гайнетдин ни өчен Миңнехановны “рәис” дип атады?

Татар имамнары җыенында Рөстәм Миңнехановтан соң сүз мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә бирелде. Равил Гайнетдиннең Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны президент дип түгел, рәис дип атавына күпләр игътибар итте. Моның сәбәбе нидә?

Соңгы елларда Равил Гайнетдиннең Чечня президенты янында йөрүен, күбрәк кавказ мөселманнары мәнфәгатьләрен яклавы күренеп тора. Димәк, республикаларда президент атамасын бетерү тәкъдиме белән чыккан Чечня президенты Рамзан Кадыйров фикерен Равил хәзрәт тулысынча кабул иткән. Һәм Татарстан президентының рәис дип аталуын хуп күрә булып чыга.

Равил хәзрәт чыгышында конкрет тәкъдимнәр әйтмәсә дә, Шәһри Болгар җыенының Русия татарлары өчен зур вакыйга булуына басым ясады.

Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин җыенны киңәйтергә чакырды

Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, имамнар җыены ел саен “Милли тормыш һәм дин” дип аталмаска тиеш. Аның тематикасы үзгәреп торырга, җыен карарлары һәр төбәккә, һәр мәхәлләгә барып җитәргә тиеш.

“Имамнар җыенын Татарстан да үткәрмәсә кем үткәрер? Сибелгән милләтне кем кайгыртыр? Бу эштә бердәм булырга кирәк. Форум карарлары ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш. Әмма җыенда динчеләр генә түгел, милли даирә дә катнашсын. Кош бер канатлы гына булмый.

Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин чыгыш ясый


Мәчетләрнең күп булуы кайберәүләрне куркытса да, аларның кайберләрендә йозак тора, җомгаларда гына ачыла.

Урыс халкы җыены карарлары бөтен илгә таратыла. Имамнар җыенында эчкечелек, наркомания, гаилә мәсьәләсен карарга кирәк. Форум карарларын һәр мәхәлләгә җиткерергә кирәк. Мәҗлес эше ел буена җитәрлек булсын”, диде баш мөфти Тәлгат Таҗетдин.

Татарстан мөфтие дәүләтчелектән башлады

Бөтен Русиянең 55 төбәгеннән 843 имамны Казанга җыйган Татарстан, ничек кенә булмасын, татар өчен дәүләт булып кала бирә. Шуңа Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сүзен татар дәүләтчелеген искә алудан башлады. Мөфти 1552 елда Казан ханлыгы тар-мар ителүдән соң, Татарстан республикасы оешуны Аллаһның татарга биргән бүләге дип атады.

Чыгышында Татарстан мөфтиятенең мәгариф, яшьләр белән эшләү, имамнар әзерләү, Хәнәфи мәзһәбе нигезендә эш алып баруын Русия имамнарына үрнәк итеп куйды. Ягъни бөтен Русия имамнарын Татарстан белән бергә атларга, бердәмлеккә өндәде. Берничә тәкъдим белән чыкты.

Илдус Фәиз

“Мөфтиләргә, имамнарга берләшеп, бердәм булу кирәк. Юнәлешебез – Хәнәфи мәзһәбе. Моны чишә алсак, кыенлыклар юкка чыгар иде. Бу очракта Төркия моделен кулланып була. Анда хөкүмәт имамнарга хезмәт хакы түли. Халык мәчетләрне үзе сала, карап тора.

Муллалар җәмгыятьтә тәртипне саклый, шуңа башка дини агымнар үтеп керә алмый. Моны Русиядә дә кулланып була. Төркиядә 100 мең имам булса, Русиядә муллалар саны – 4-5 мең. Дәүләт аларга хезмәт хакы түли башласа, теләнче хәлендә яшәмәсләр иде. Дәүләт өчен бу акча күке төкереге кадәр генә.

Аннан соң Русиядә ислам телевидениесен ачу сүздә генә кала бирә”, диде Илдус Фәиз.

Татар мәхәллә системасына кайта

Чуашстан, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов чыгышы татар-мөселман өчен үзенә күрә бер програм буларак яңгырады. Крганов татарны мәхәллә системасына кайтару, ягъни халыкны мәчетләр тирәсендә туплау турында сүз алып барды.

Әлбир Крганов сөйли

Авылларда да, тора-бара шәһәрләрдә дә иҗтимагый киңәшләр төзергә кирәклеген белдерде. Мәктәпләр, дәүләт оешмалары белән тыгызрак эшләргә чакырды. Татар яшьләрен эшкә урнаштыру проблемнарын да күтәрде.

17 июньдә татар имамнары белән төрле секцияләрдә утырышлар уза. 18 июньдә имамнар Болгар җыенында катнаша. Җыенның тантаналы ачылышы сәгать 10да башланачак.
XS
SM
MD
LG