Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү "дошманнарга" каршы берләшергә чакыра


Патриарх Кирилл
Патриарх Кирилл

Урыс православ чиркәве һәм аның җитәкчесе җәнҗалларга чумганда "дошманнарга" каршы илкүләм гыйбадәт үтәчәк.

Март башында Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә берәү төнлә чиркәүгә кереп утызлап иконаны балта белән тураклап ташлаган иде.

Ике атна соңрак Ставрополь өлкәсендәге Невинномысски шәһәрендә дә берәү чиркәүдәге иконаларны җимереп, атакайны кыйнап, тәрегә пычак кадап китте.

Урыс православ чиркәве диннең билгесез дошманнары тарафыннан чиркәүгә һөҗүм баруын белдерә.

Бу айда Урыс православ чиркәве христианнарга каршы оешкан рәвештә кампания алып барылуын әйтеп бу якшәмбедә чиркәүне яклап илкүләм гыйбадәт үткәрергә чакырды.

"Pussy Riot" төркеме чыгышы
"Pussy Riot" төркеме чыгышы
Патриарх Кирилл да үзенә каршы “мәгълумат һөҗүме” баруга зарланды. Патриарх белдерүендә һөҗүмнең февраль аенда “Pussy Riot” панк төркеменең Мәскәүдәге иң зур чиркәүдә Путинга каршы панк ялваруыннан башланып китүе әйтелә. “Pussy Riot” Коткаручы Гайсә чиркәвендә Русияне Путиннан коткаруны сорап панк ялвару башкарды.

Ил күләмендә зур җәнҗал чыгарган бу чарадан соң “Pussy Riot”төркеменең өч әгъзасын тоткарлауны күпләп яклап чыкты. Бу атнада Мәскәү мәхкәмәсе аларны ябып тоту мөддәтен 24-нче июньгә кадәр озайтты.

Киров өлкәсенең Быстрица авылында яшәүче Таисия “Минем хәтта ашказаным авырта башлады. Алла аларны бик каты җәзалар дип уйлыйм. Кешеләр дә аларны гафу итмәскә тиеш”, - ди.

Таисиянең авылындагы чиркәүдә дә якшәмбе көнне патриарх кушканча “чиркәү дошманнарына” каршы гыйбадәт уздырылачак.

Бу авылның атакае Николай Федько да “панк ялваруны” оештыручылар җиңел генә котылырга тиеш түгел дигән фикердә. “Мин аларны кичерер идем, әмма аларга берәр төрле физик җәзалау кирәктер. Әгәр күңелләрен чистартырга теләсәләр, әгәр Русияне коткарырга теләсәләр, алар кычкыру белән генә бернигә дә ирешмәячәк. Төрле чиркәү төзелешләре бара, шунда барып ярдәм итсеннәр”, ди Федько.

Шул ук вакытта пакнларны каты җәзалау күпләрдә, шул исәптән, дин юлындагыларның кайберләрендә ризасызлык та уятты. Алар чиркәү җитәкчеләренең каты җәза билгеләргә чакыруы белән килешми. Хулиганлыкта һәм дингә нәфрәт уятуда гаепләнүче бу панкларга җиде елга кадәр төрмә җәзасы яный. Аларның икесенең кечкенә баласы бар.

Германиянең Бремен университетындагы Көнчыгыш Европа тикшеренүләре үзәгенең дин белгече Николай Митрохин соңгы атналарда Урыс православ чиркәвенә һөҗүмнәрнең артуын күрсәтүче берни дә юк ди. “Соңгы арада Чиркәү үзен артык ышанычлы хис итә. Ул “Pussy Riot”ны каты җәзаларга кирәк дип саный, гәрчә ун ел элек бу гамәлгә игътибар да итмәгән булыр иде. Җәмәгатьчелек Чиркәүнең кырыс җавабын каты хөкем итә башлагач, үзен җитәкче дип хис итүче Чиркәү үзенә каршы яшерен сүз берләштерү корбаны булуын әйтеп чын PR кампаниясе башлады”, ди Митрохин.

Башкалар исә дин әһелләрен “Pussy Riot”ның бу гамәлен җәмәгатьчелек игътибарын Чиркәүгә бәйле соңгы җәнҗаллардан читкә юнәлтергә тырышуда гаепли. Мәсәлән, күпләр мәхкәмәнең бер балалар хастаханәсен Чиркәү алырга теләгән бинадан чыгарып Мәскәүдән читкә күчерү карарына каршы чыкты.

Патриархның сәгать күренә һәм сәгать күренми торган фотолары
Патриархның сәгать күренә һәм сәгать күренми торган фотолары
Шулай ук Патриархат Кириллның фотосыннан 30 мең евролык Швейцария сәгате бетерелгәнлеге фаш ителгәннән соң Чиркәү гафу үтенергә мәҗбүр булды.

Кириллның тормыш рәвешенә карата иң күп ачу чыгарганы җәнҗал, бәлки, мәхкәмәнең элекке сәламәтлек саклау министры Юрий Шевченконы Кириллның Мәскәү үзәгендәге затлы фатирына зыян китергән өчен 20 миллион сум түләргә мәҗбүр итүе булгандыр.

Мәхкәмә Шевченконың фатирын төзекләндерү эше барышында тузан өстәге катка күтәрелеп Кирилл фатирындагы йорт җиһазларына зыян китергән дигән карар чыгарды.

Җәмәгатьчелеккә шулай ук Русиядәге президент сайлау алдыннан Кириллның Путин хакимлек иткән 12 елны Алланың могҗизасы дип атавы да ошамады.

Казанда исә Татар иҗтимагый үзәге мөселман зираты, ханнарның ял итү урыны булган, хәзер Әрхәрәй дачалары дип аталган урынны Урыс чиркәвенең алу ниятенә ризасызлык белдереп чыкты.
XS
SM
MD
LG