Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” һәм “Ак Барс аэро” берләшә


Быелның 1 июленә “Татарстан” һәм “Ак Барс аэро” ширкәтләре берләштереләчәк.

Узган ел ике ширкәт бер миллионлап юлчыга хезмәт күрсәткән. 2012 елда юлчыларның саны 1.6-1.7 миллион булыр дип көтелә.

Ике ширкәтне берләштереп көчле бер компания төзү узган елда ук тәкъдим ителгән булган.

Узган ел “Татарстан” ширкәтенең очкычлары белән берничә тапкыр проблемалар килеп чыкты. Ватылып очмый калган, очышлар кичектерелгән очраклар күп булды. Иң күп авырлыкларны Греция, Прага һәм Петербурга баручы-кайтучылар күрде.
XS
SM
MD
LG