Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендәге татар авылында мәктәп ябылган


Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылы мәктәбе
Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылы мәктәбе

Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылында уку елы башланыр алдыннан мәктәп ябылачагы билгеле булды.

Ике ел элек бу мәктәпне бина тузган һәм санитария шартларына туры килми дигән сылтау белән ябырга дигән карар чыгырылган иде. Ул вакытта ата-аналарның, укытучыларның тырышлыгы белән мәктәп сакланып калды. Моның өчен төрле инстанцияләргә - Русия президентына кадәр хат яздылар, ата-аналардан акча җыеп, мәктәпне төзекләндерделәр, хәтта электр чыбыкларын алыштырганнар иде.

Шулай да ул вакытта Илчебага мәктәбен Ярково авылы мәктәбенең бүлекчәсе итеп калдырганнар һәм шул ук елны татар телен укытуны туктатканнар иде. Ике ел элек Илчебага мәктәбендә эшләгән укытучы Галия Ниязова сүзләренчә, Ярково мәктәбенең укыту програмында татар теле юк, ата-аналар да теләми дип сәбәбен аңлатканнар.

Галия Ниязова
Галия Ниязова
Галия Ниязова яшь укытучы Гөлзифа Уразбаева белән бергәләп бу проблемны ничек тә булса хәл итү юлын эзләп августның соңгы көннәрендә өлкә үзәгенә килгән иде. Галия ханым үзе хәзер инде лаеклы ялда, Гөлзифа Уразбаева - рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Авылның киләчәге өчен борчылабыз, мәктәп бетсә, авыл озак яшәми, диләр педагог ханымнар.

Авыл халкы мәктәпне саклап калу чарасын тапкан да кебек, түбәсен яңартырга материаллары бар, тик нигәдер район мәгариф комитеты җитәкчесе тимәскә кушкан, иганәче дә табылган, мәктәпнең эчке ягын төзекләндерергә ярдәм итәргә риза. Шуңа да карамастан, әлегә барлык тырышулары уңышсыз. Мәктәптә тикшерүчеләр дә булган.

Тикшерүчеләрнең берсе (Галия ханым фамилиясен әйтә алмады) мондый ремонт таләп иткән мәктәпләр өлкәдә күп дигән сүзләр ишеттергән. Рус авылларында андыйлар да эшли, ремонт ясаучы да юк, татар авылларында ябып куялар, ди Галия Ниязова.

“Ата-аналар Ярковога балаларын җибәрергә теләмиләр, Эбаргүл авылыннан йөртәләр, бензин булмыйча калган чаклары күп яисә йөртүчесе авырып китә, автобус төзек булмаган чаклары да еш кына була, ди Галия ханым. Илчебага авылында бу сәбәпләргә язын-көзен баткак, кышын кар-бураннарда чистартылмый торган юл, тукталышта бернинди ышыкланыр урынның да булмавы кебек хәлләр дә өстәлә.

Илчебагада балалар саны да икеләтә артык, димәк, ике автобус кирәк, булырмы ул? Ата-аналарны шундый сорау да борчый, мондый шартларда 6-7 яшьлек балаларын ышанып җибәрәселәре килми.

Илчебагадан килгән укытучылар өлкә башлыгы белән очрашырга өметләнеп килгәннәр. Булмый торган хәл икән, кайчан булса да кабул итәр дип язылырга да мөмкин булмады, ди Галия ханым, языла торган көн түгел икән.

Шулай да алар мәгариф министрлыгындагы белгечләр белән сөйләшкәннәр. Әгәр дә балалар саны 60тан да ким булмаса, 2016 елда Илчебагада яңа мәктәп төзелергә тиешлеге турында ачыкланган. Ул вакытка кадәр мәктәпсез торсак, яшьләр китәчәк, ә бүгенге көндә кайтып, йортлар салып, төпләнеп калучылар бар, диләр укытучылар. Авылыбыз төзек, матур, ике мәчет, искесе таушалгач, өр-яңаны салдылар, ди Гөлзифа ханым.

1 сентябрь көнне мәктәп хәлләрен Галия Ниязовадан кабат сораштык. Галия ханым бераз сөйли алмый торганнан соң, түбәндәгеләрне бәян итте:

Тамир Алимбаев
Тамир Алимбаев
"Берничә көн элек Ярководан килеп парталарны, шкафларны – бөтен әйберне төяп киттеләр, чарасызлыктан бүген ата-аналар балаларын ул мәктәпкә җибәрделәр. Инде транспорт белән проблем да булып алды – вакытында килмәде, балаларга шактый көтәргә туры килде. Укытучылар интернет аша Путинга хат яздылар, барып җитәчәгенә бик ышанмасалар да".

Омскиның шәһәр татар милли–мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, бу проблемны хәл итүне сорап өлкә губернаторы Виктор Назаровка һәм мәгариф министры Сергей Алексеевка хатлар юллады.
XS
SM
MD
LG