Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар интернетын үстерү вакыфының химаячеләр шурасы утырышы узды


Быелның яз айларында коммерцияле булмаган “Татар интернетын үстерү фонды” дөнья күргән иде. Әлеге вакыф интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә эш алып барачак. Belem.ru язуынча, 27 июнь көнне әлеге фондның химаячеләр шурасының беренче җыелышы үтте.

Фондның химаячеләр шурасына татар дөньясына таныш булган, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгыту өстендә эш алып барган күренекле татар шәхесләре керделәр. Бу – депутат Разил Вәлиев, Фәрит Мифтахов, журналист Римзил Вәлиев, Әлфия Юнысова, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры җитәкчесе Илфир Якупов.
Шураның рәисе итеп Якупов билгеләнде.

Җыелышта шулай ук фондның 2013 елның икенче яртыеллыгына планнары каралды һәм расланды. Татнетны үстерү фонды якын айларда интернет челтәрендә татар телле сайтларның торышына анализ ясаячак, аның нәтиҗәләре нигезендә татар интернетын ныгыту һәм дөньякүләм таныту юнәлешендә төрле чаралар оештырачак.

Фондның җитәкчесе Раил Гатауллин белдерүенчә, татнетка ныгу өчен бүгенге көндә Рунет һәм башка интернет зоналарының тәҗрибәсен яхшылап өйрәнергә кирәк. Татарларның күбесе интернет челтәрендә татарча ресурслар барлыгын белми.

Фондның химаячеләр шурасы җыелышында “Татар иле”, “Татнет йолдызлары”, “Белем җәүһәрләре”, “Габдулла Тукай сайты” кебек проектларны махсус координацияләү һәм үстерү,.tatar доменын таныту өстендә эш алып бару кирәклеге турында да фикер алышулар булды.
XS
SM
MD
LG