Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов вазифадан китә. Кабат сайлану өчен


Русия президенты Владимир Путин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашу вакытында. Мәскәү, 30 май 2014
Русия президенты Владимир Путин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашу вакытында. Мәскәү, 30 май 2014

30 май Мәскәү Кремлендә Русия президенты Владимир Путин Башкортстан җитәкчесен кабул итте. Агымдагы елның көзендә Башкортстан башлыгы булып кабат сайлану өчен Рөстәм Хәмитов вазифасыннан азат итүне сорады.

Башкортстан җитәкчесе ил башына республикада сәнәгать җитештерү һәм социаль өлкәгә алган йөкләмәләр өстендә эш баруын әйтте. Инвестицияләр җәлеп итүдәге эшләрне атап, илбашы белән Кытайга сәфәр вакытында Башкортстан һәм Цзянси провинциясе белән килешү төзелүен искә төшерде. Якын араларда Кытай делегациясе килеп, бораулау җиһазлары җитештерү заводы төзү буенча сөйләшүләр үтәчәген әйтте.

Кремльнең рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, артабан Хәмитов Путинга төп гозерен җиткергән:

"Икенче яктан, әлбәттә, башкарасы эшләр күп әле. Өч еллык эш йомгаклары буенча илдәге иң нәтиҗәле эшләүче беренче ун башкарма хакимият исемлегенә, икътисади нәтиҗәлелек буенча беренче бишлеккә керәбез. Ләкин инфраструктура, башка юнәлешләр буенча башкарасы эшләр күп әле. Бу эштә безгә кешеләрнең ышанычы кирәк. Халык ышанычын безнең эшне бәяләүләрен сорап сайлауларда алып була. Шул сәбәпле, минем көзге сайлауларда катнашу өчен вакытыннан алда отставкамны хупласагыз иде."

Путин планлы рәвештә сайлауларның кайчан үтәчәген сорап, аның 2015 елда булачагын белгәннән соң, шулай дигән:

"Икътисади һәм социаль өлкәдә үсеш уңай динамика кичергәндә, социаль параметрлар чагыштырмача югары дәрәҗәгә, эшсезлек минималь булганга, миңа калса, сезнең быел да, алдагы елда да җиңүгә шансыгыз бар. Ниндидер фикерләрдән чыгып сезгә быел сайлану уңай икән – мин каршы түгел."

Әлеге очрашу көннең беренче яртысында узган. Кичен исә Рөстәм Хәмитов Уфага кайтып, матбугат очрашуы уздырды. Анда ул Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп, отставка алу сәбәпләрен ирештерде:

"Мин ил башына республиканың үсеш кичерүен, шул ук вакытта хәл ителмәгән мәсьәләләрнең дә күп булуын әйттем. Әгәр миңа кешеләр ышаныч белдерсә, бүген алып барган курсны дәвам итәчәкмен."

Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда отставка алуның икенче сәбәбе итеп алдагы ел узачак ШОС һәм БРИКС саммитларын атады.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Хәмитовның рейтингы чагыштырмача зур:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
"Дөрес, сайлауның нәтиҗәсе аңа куелачак намзәтләргә бәйле. Русия президенты Хәмитовның җиңәчәгенә ышаныч белдергән бер вакытта аның белән ачыктан-ачык алышу булмас дип көтәргә кирәк. Коммунистлардан исем өчен формаль намзәт куелуы мөмкин. Рөстәм Хәмитов "Бердәм Русия"дән чыгуын әйтте. Бу фирканең хакимият ресурсларын беләбез.

Элекке президент Мортаза Рәхимов сайлау алды кампаниясендә үз уеннарын уйнар, ләкин ул хәлиткеч булмаячак дип фаразлыйм. Шуңа Рөстәм Хәмитовны бүген үк башлык итеп сайлануы белән котларга була".
XS
SM
MD
LG