Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полина Кәбестә: милли кием ыгы-зыгыда югалмас өчен кирәк


Полина Кәбестә (у) ярдәмчеләре белән
Полина Кәбестә (у) ярдәмчеләре белән

Удмурт милли бизәкләрен хатын-кызлар өчен кием һәм аксесуарларда кулланучы дизайнер Полина Кәбестә белән 8 март алдыннан милли кием һәм үзаң турында сөйләштек.

Ижауда яшәүче кием дизайнеры Полина Кубиста (удмуртчадан “кәбестә” – ред.) үз иҗатында фин-угыр бизәкләрен куллана. Исемен ул удмурт хатын-кызларының элек кәбестә кебек киенүләреннән алып хәзер шуны модага яңа тренд итеп чыгарган. Күлмәкләрен ул "милли кием" дип атамый. Алар көн дә эшкә яки бәйрәмгә кия торган күлмәкләр. Татар кызларының күлмәк өстеннән күкрәккә киеп куя торган хәситәләр кебек муенсалар да ясый ул.


7 мартта Полина үз күлмәкләрен Ижауда узган сәнгать күргәзмәсендә тәкъдим итте. Анда 200ләп заманча сәнгать осталары катнаша. Дизайнер җитештергән киемнәрен сатудан килгән акчаның бер өлешен авыру балаларга ярдәмгә җибәреп тора. Полина Кәбестә белән иҗат һәм бүгенге чынбарлык турында сөйләшәбез.

– Сездән кием алган хатын-кызлар кемнәр алар?

– Төрлесе бар. Төрле һөнәр ияләре, кереме төрле, әмма аларның барысы да иҗади кешеләр. Һөнәрләре иҗади булмаска мөмкин, эштә алар рәсми киенергә тиеш булса да, күңелләре ирекле кешеләр.

– Ничек сатасыз әйберләрне?

– Социаль челтәрләргә яңа модельләрнең рәсемнәрен эләм. Минем янга инде гадәттә нәрсә теләгәннәрен белеп киләләр. Интернетта сәхифәм әлегә юк. Кибетем юк, шул эшләп, тегеп утырган бүлмә, шоу-рум гына бар.


– Нәрсә ул сезнең өчен милли кием?

– Милли кием ул ниндидер борынгы тарихның бер өлеше. Көндәлек ыгы-зыгы килә һәм китә, ә милли кием безгә шул ыгы-зыгыда югалмаска, үзенчәлекне сакларга ярдәм иткән бер әйбер. Тирән мәгънәгә ия әйбер. Кызганыч ки, моны күп кеше аңламый.

– Кайсы мода журналында күрергә теләр идегез үзегезнең киемнәрне?

– Vogue журналы турында хыялланам. Петербурда чыккан "Собака" журналы да кызык миңа. Бөтен җирдә сатылган һәм үзенчәлеге булмаган әйберләр турында язучы басмалар кызык түгел.

– "Гомердә дә моны кимәс идем" дигән киемегез бармы?

– Юктыр, мин бик гади кеше. Асылынган-салынган, иләмсез яки бик ачык күлмәк кимәс идем. Джинс чалбар да яратам, әмма соңгы вакытларда үз күлмәкләремне нәфис итеп тегәм, итәк, күлмәк кияргә яратам. Гомүмән, тормышта да тыйнак мин, киемнәрем дә шундый.

– Сезгә фин дизайны кызык дип беләм. Кем белән дә булса хезмәттәшлек итәсезме?

– Marimekko дигән ширкәт белән ниндидер уртак проектлар турында хыялланам. Аның иҗади җитәкчесе Нора Флеминг белән дә танышкан идек. Ул шул ширкәткә нигез салган гаиләнең кызы. Алар кием дизайныннан башламаган. Башта алар мебель, савыт-саба ясаган. Хәзер инде кием дә җитештерәләр, бик танылган скандинав дизайны ул.


– Күлмәкләрне нинди тукымадан тегәсез?

– Америкадан мамык тукыма алам. Япон, Корея һәм АКШ тукымасы дөньяда иң сыйфатлысы. Кызганыч ки, җитештерүчеләр белән туры элемтәм юк, шуңа күрә монда Русиядә арадашчылардан алам. Безнең сәнәгать төсләре уңмый торган, тиз тузмый торган тукыма ясый белми.

– Ничә кеше эшлисез?

– Кеше күбрәк иде, кризис һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында кимедек. Хәзер бер кыз тегәргә булыша һәм бер администратор бар. Өчәү эшлибез.

– Күлмәкләрегез күпкә кыйбатландымы?

– Юк. Көздән бирле мин бәяләрне акрынлап 30 процентка күтәрдем. Тукымалар аннан күпкә күбрәк артты. Керем хәзер бөтенләй юк, әмма әлегә үз бәяләремне арттырмыйм, чөнки халыкның болай да акчасы юк.

– Милли орнаментны Беларуста, Украинада сәяси протест символы итеп тә кулландылар. Татар дизайнерлары арасында татар бизәге белән телефон һәм китап тышлыклары ясаучылар бар. Сезнең киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Планнар бик күп. Мин удмурт бизәкләре белән мебель, түшәкләр ясамакчы идем. Мине Удмуртиядә яхшы беләләр, әллә ниләр эшләп булыр иде. Вакыт кына җитми, аннары мин бу эшләрне оештыра алмыйм. Мин иҗат итә алам, ә калганын башка кеше оештырсын иде. ​

XS
SM
MD
LG