Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:38

Сембердә федераль хөкемдар Сасның җинаяте өчен җавапка тартылуына өмет итеп, зыян күрүчеләр кабат пикетка чыкты.

Инде икенче мәртәбә өлкә парламенты бинасы каршында Сас тарафыннан зарар күргәннәр пикет оештырды. Зыян күрүчеләрнең туганнары гына түгел – балаларының дус-иш яшьтәшләре дә байтак җыелган иде. Иң мөһиме – яшь буынның да үз киләчәген кайгыртырга өйрәнүедер. Димәк, яшьләр дә уяна бара. Алар тотып торган плакат-шигарләр дә илдәге вазгыятьне үзгәртүне таләп итә:

“Бүгенге хокук системы – илнең мәсхәрәсе!”
“РФ президенты! Кан коюны туктатыгыз!”
“Кеше үтерүче үз җәзасын алырга тиеш!”
“Сасны мәхкәмәгә тартырга!”
“ Җинаятьче халык алдында җавап тотарга тиеш!”
“Канун алдында – барыбыз да тигез!”

Фаҗигадә кызын югалткан ана
Пикетта катнашучыларның кайберләреннән фикерләре белән уртаклашуны да сорадык. Һәлак булган егет һәм реанимациядә ятучы кызның әнисе Нәзирә ханым Хөсниева пикетның максатын менә ничек аңлатты:

– Хакимияттән тикшерү эшләре ничек бару турында мәгълүмат таләп итәбез. Телевидение аша да бу фаҗига турында хәбәрләр булды, ә җитәкчеләр үз фикерләрен дә, нинди ярдәм күрсәтә алуларын да белдермиләр. Тулы бер ай үтте – гафу үтенү дә юк. Ә хөкемдар Сас җимерелгән машинасы өчен дә акча таләп итә ди.

– Бу җыенга игътибар һәм аның нәтиҗәсе булырмы соң?

– Белмим шул. Бер мәртәбә җыелган идек инде. Хакимият бинасыннан беркем дә чыкмады. Телевидение чакырып, халык игътибарына да җиткердек -– нәтиҗәсе генә юк. Президент та безгә булышырга тиеш. Әмма Мәскәүдән берни дә ишетелмәде. 22 гыйнварда мәхкәмәгә бирдек, адвокатлар ялладык. Бу пикетның максаты да шул – мәхкәмә эшен тизләтү.

Кызы Альбинаны югалткан Рәис Шәрәфетдинов та Русиядә әлегә хокук нигезләре саклангандыр дип өметләнә:

– Әгәр бу җинаять өчен Сас җавапка тартылмаса, димәк, илдә бернинди канун да эшләми булып чыгар иде. Шундый салкын көндә пикетта торуыбызның мәгънәсе дә - андый хөкемдарларның үз җәзаларын алырга тиешлеген күрсәтү. Шул өмет белән басып торабыз.

Заһит Беляевның улы бу фаҗигадә исән калган һәм ул хатынының да хастаханәдән исән-имин чыгуына өметләнә:

“Алладан сорап торабыз: исән-сау чыксын иде инде бу фаҗигадән”.

“Бу пикетның файдасы булырмы икән соң?” дигән сорауга, Рәмзия Шәрәфетдинова менә нинди җавап бирде:

– Булыр дип ышанабыз, чөнки илебездә демократия дип саныйбыз бит. Бу хәл президент игътибарына да барып җитәр һәм җинаятьчеләрне җавапка тартырлар. Теләгем шул: Сасны барлык ташламалардан мәхрүм итәрләр, гади кешене кебек, аны да җавапка тартырлар. Бу бит гади авария генә түгел – исерек көе кеше үтерү. Ә мондый җинаять өчен 9 ел төрмә дә аз әле. Аны да утыртырлар дип ышанам.

Шулай да өметләнәсе килә. “Өметсез – шайтан гына”дигән мәкаль дә бар бит әле татарда.

XS
SM
MD
LG