Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшмәкәрләр җир салымын бетерүне таләп итә


Казанда 300-дән артык кече кәсепчелек вәкилләре үзәк урамнар аша үтеп митинг үткәрде.

Бу елдан башлап җир салымын берничә мәртәбә арттыручы карарны гамәлдән чыгаруны таләп итүче эшмәкәрләргә коммунистлар да кушылды.

Протест белдерүчеләр бу карар таварлар бәясен арттыруга сәбәр булып Казан халкына өстәмә чыгымнарга китерә ди.

Митингта шулай ук ягулык һәм җәмәгать транспорты бәяләрен төшерү таләпләре дә яңгырады.
XS
SM
MD
LG