Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Тифлис һәм Цхинвал тоткыннар алмашуны тәмамлады


Грузия белән Төньяк Осетия берничә көн элек башланган тоткыннар алмашу эшен тәмамлады.

Грузия эчке эшләр министрлыгының мәгълумат-аналитик үзәге башлыгы Шота Утиашвили тарафларның озак дәвам иткән сөйләшүләрдән соң килешүгә ирешүен белдерде.

Утиашвили әйтүенчә, Грузия төрмәләреннән 2008 елның августындагы сугышка кадәр һәм аннан соң зур булмаган җинаятьләр кылган сигез кеше азат ителгән.

Көньяк Осетия исә чикне рөхсәтсез үткән өчен тотылган сигез Грузия ватандашын иреккә чыгарган.

XS
SM
MD
LG