Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Казанның милли-мәдәни үзәгендә Чуашстан һәм Татарстан Диния нәзарәтләре татар конгрессы ярдәмендә Мәүлид бәйрәме уздырды. Әлбир хәзрәт Кргановның, Мәскәү өлкәсе һәм шәһәре мөфтие буларак, рәсми төстә Казанга беренче тапкыр килүе.


Казанда узган Мәүлид бәйрәме Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен олылау чарасы гына булмады: бәйрәмгә татар зыялылары, тарихчылар, язучылар, җырчылар, дин әһелләре җыелды. Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз дә килде. Дин әһелләре белән зыялыларның бергәләп бәйрәм оештыруы үзе үк татар милләтенең инкыйлабка кадәр булган яшәешенә кайтуга бер адым булды.

Сәхнәдә Чуашстан балалары


Бәйрәм чарасын Чуашстанның “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов белән җәмәгать эшлеклесе Рәфис Җәмдихан алып барды.

Алып баручылар башта ук Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең мәгънәсен аңлатып китте. Әлеге чараның кемгәдер табыну өчен түгел, ә Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан үрнәк алып, яшәешебезне төзәтер өчен оештырылганын белдерде. Мәүлидне татар халкы беркайчан да кире какмас, диде алар.
Чуашстаннан килгән балалар чыгыш ясый

Дөрес, соңгы вакытларда татарларга ят булган юнәлешле мөселманнар бу бәйрәмне танымый. Шулай да татар халкы аны гасырлар буе үткәреп килгән.

Бу гадәт Чуашстан татарларында әле дә саклана. Балалар өйдән-өйгә йөреп салават әйтә, мөнәҗәт башкара, мәҗлесләр уза. Казанга Мәүлид алып килүнең максаты да гадәти тамаша уздырып калу гына түгел бит, ә бәйрәмне татарстаннарга да күрсәтү, аны сакларга чакыру, ягъни гадәти тормышка кертеп җибәрү.

Гомумән, бәйрәмдә Чуашстан балалары гына катнашты дисәк, дөрес булыр. Шыгырдан, Татар Согыты, Урмай, Тукай балалары бәйрәмгә килүчеләргә мөнәҗәтләр җырлады, салават әйтте, гыйбрәтле тамашалар күрсәтте, шигырьләр сөйләде. Оештыручылар әйтүенчә, Мәүлидтә чыгыш ясарга йөзгә якын бала Казанга килгән.

Бәйрәмдә шулай ук танылган җырчылар Флүрә Сөләйманова, Миңгол Галиев, фольклорчы Геннадий Макаров җитәкләгән “Илаһи бәетләр” ансамбле чыгыш ясады. Шулай да Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов сәхнәнең иң зур байлыгы дип балаларны атады. Чөнки алар – шул ук Чуашстан һәм бөтен татар дөньясы киләчәге.

Мөфтиятләр берләште

Мәүлид бәйрәменә килгән Чуашстан мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир Кргановның, Мәскәү өлкәсе һәм шәһәре мөфтие буларак, Казанга беренче сәфәре. Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау бәйрәме дә Чуашстан һәм Татарстан Диния нәзарәтенең уртак беренче чарасы булып тора. Бәйрәм үзенә күрә ике мөфтиятнең берләшү чарасы булды. Мөфти Әлбир Крганов һәм Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз сәхнәгә чыгып мөнәҗәт әйтте, салават укыды.

Әлбир Крганов ике мөфтият оештырган бәйрәмне татар милләтенең тарихи көне дип атады.

Әлбир Крганов белән Илдус Фәиз
“Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә: әгәр бер кеше салават әйтсә, салават кабул булсын өчен, Аллаһ минем рухымны терелтә, ди. Мәүлидкә каршы йөрүче бәндәләр пәйгамбәр рухы гел үле булып ятуын телиме? Ул рух беркайчан сүнмәс. Мәүлид бәйрәме татар халкы мәдәниятенең йөзек кашы булган. Ул мөнәҗәтләр, салаватлар, шигырь, касыйдәләр искиткеч. Безнең бурыч – аларны халыкка кире кайтару.

Татар милләтенең зур авырлыклардан соң да яшәве Мөхәммәд пәйгамбәрне хөрмәтләгәнгә күрә. Шуңа бу мәхәббәт булганда, милләтебезнең киләсе язлары матур булыр, кояшыбыз балкыр”, диде Чуашстан, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов.

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз дә ике нәзарәтнең берләшеп эш алып баруын милләтне, динне үстерүгә ярдәм итү буларак бәяли.

“Татар исламы дип бәйләнергә тырышалар. Татарның гореф-гадәтенә үрелгән ислам турында сүз бара. Бәлки, милләтебез инкыйразга юлыкмас, тагын чәчәк атар”, ди Илдус Фәиз.

Ахырда Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укыды, Чуашстан һәм Татарстан мөфтиләре бергәләп мөнәҗәт әйтте.

Чуашстан татарлары Казанга буш килми


Чуашстан татарлары Казанга беркайчан да буш кул белән килми. Бу юлы да аларның истәлекле бүләкләре бар иде. Мәүлид бәйрәмен оештыруда ярдәм иткәне өчен Әлбир Крганов Үзәк Диния нәзарәте исеменнән татар конгрессы рәисе Ринат Закировка рәхмәт хаты тапшырды. Ринат Закировның татар конгрессын дин ягына таба боруын ассызыклап китте.

Чуашстан нәзарәте һәм милли-мәдәни мохтарияте булдырган Фәтхи Борнаш бүләген алучыларга яңа лауреатлар өстәлде. Бүләкне Фәтхи Борнашның туганы, аның иҗатын саклауга керткән өлеше өчен Йолдыз Борнашевага тапшырдылар.

Казанда узган Мәүлид бәйрәме турында йомгаклап шуны әйтеп китик: Чуашстан татарлары башкалага Мәүлид алып килеп, бәйрәмгә каршы булган мөселманнарга Мәүлиднең асылын аңлатты һәм Татарстанга тагын үрнәк күрсәтте. Татарның 1000 еллык гореф-гадәтенә, яшәешенә таянып үз эшен алып барган Чуашстан Диния нәзарәте Татарстан мөфтиятенә дә үз артыннан иярергә этәргеч бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG