Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлаудан 26 кеше һәлак булды


Әфганстанның төньягындагы Кундуз виләятендә интихарчы бомба шартлатып 26 кешене үтерде, 20-ләп кешене яралады.

Шартлау Имам Сахиб районындагы хакимият биналарының берсендә булган. Интихарчы бомбаны таныклыклар алырга килгән кеше җыелган урында шартлаткан.

Элегрәк чагыштырмача тыныч саналган Кундуз виләятендә террор һөҗүмнәре соңгы вакытта арта бара.
XS
SM
MD
LG