Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Бәһрәйндә яңа протест чаралары үтә


Бәһрәйн башкаласы Манаманың үзәк мәйданына бүген тагын ун меңләп шыгый оппозиция тарафдары җыелды.

Алар арасындагы меңьярымлап укытучы эш ташлау игълан итте.

Оппозиция хөкүмәтнең вазифасыннан китүен һәм сөнни патша нәселе хакимиятен чикләүне таләп итә.

Бүген имилек көчләре белән узган җомгадагы бәрелешләрдә яраланган тагын бер демонстрацияченең үлеме мәгълум булды.

Бу бәрелешләрдән соң хакимият оппозиция белән сөйләшүләргә әзер булуын белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министры Согуд әл Файзал телефон сөйләшүендә бу диалогка ярдәм итәргә килеште.

XS
SM
MD
LG